Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Кариев театры татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиадада спектакль күрсәтәчәк 

    “Гашыйклар утравы”

    Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә. Быел олимпиада VI тапкыр Казанда 23нче апрельдә узачак.

    Кариев театры бу масштаблы чарага үз өлешен кертә. Театр “Әкият” курчак театры бинасында олимпиадада катнашучыларга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектаклен күрсәтәчәк.

  • Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узды 

    Театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале

    Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья Татар конгресының Казан бүлеге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелде. 

  • Кариев театры метрода флешмоб оештырды

    Кариев театры метрода флешмоб оештырды

    Бүген, 16нчы апрель көнне, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, яңа бина ачылышы уңаеннан, Казан метросында флешмоб оештырды. Артистлар пассажирларны җыр, бию белән җитәкләп бардылар. Шул рәвешле артистлар казанлылар һәм башкала кунакларын яңа бина ачылу тантанасына чакырды.  Пассажирлар театр артистлары белән фотога төштеләр, биеделәр.

    Тантаналы ачылыш 26нчы апрельдә – Г.Тукай туган көнендә булачак. Билетлар инде сатыла башлады.

  • Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә

    "Мәхәббәт күгәрченнәре"

    Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кинематографиясенең күренекле артистлары Александр Михайлов белән Людмила Гурченко уйнаган “Любовь и голуби” фильмы турында бара.

    Л.Гурченко уйнаган Раиса Захаровна образын татар сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина иҗат итә. Михайлов башкарган Кузякин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

  • Кариев  театры яңа бина ачылышына чакыра

     Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

    26нчы апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак. 

    26нчы апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.

  • Арчада Кариев театры гастрольләре узачак

    Кариев театры, Арча

    2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

    Кариев театры Арча балалар бакчаларында ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” (Аманулла)  спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 2018 елда кулланылышка кергән юл билгеләре турында хәбәр итә.

    Кич белән Арча халкы “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев) музыкаль комедиясен карый ала:

  • Кариев театры #кемеровомыстобой акциясенә кушылды

    #кемеровомыстобой

    Кемерово өлкәсендә булган фаҗига сәбәпле илдә матәм көне игълан ителде. Әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашып, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры #КЕМЕРОВОМЫСТОБОЙ акциясенә кушылды.

    Сабыйларның, өлкәннәрнең урыны оҗмахта булсын. Якыннарын югалтканнарга ходай сабырлык бирсен.

  • Чираттагы зур җиңү!

    тантана 2018

    27 мартта Камал театрында Татарстан театр сәнгатендә иң мәртәбәле бүләкләрнең берсе "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру церемониясе узды.

    Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип театрыбызның "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" табылды. Коллективыбызны, актерларыбызны зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын! 

    Фотолар "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгыннан алынды.
     

  • Бүген Кариев театрының баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның туган көне!

    Кариев театрының баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов

    Бүген Габдулла Кариев исемендәге театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, премияләр иясе Ренат Мирзахәсән улы Әюповның туган көне.

    Хөрмәтле Ринат Мирзахәсәнович!

  • 27 нче март – Халыкара театр көне!

    27 март – Халыкара театр көне (Кариев театры бинасы)

    Бүген, 27 март - Халыкара театр көне! Театрга гомерләрен багышлаган, театр дип җан атучыларны Халыкара театр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көнендә театрда эшләүче һәр хезмәткәргә, һәр артистка иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, бәрәкәтле тормыш телибез! Яхшы рольләр, премьералар белән тамашачыларны сөендереп торыгыз! Спектакльләрегез гөрләсен, тугры тамашачыларыгыз елдан-ел артсын!

Битләр