Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Яңалыклар

 
Гашыйклар утравы Әтнә районы халкы 1 апрель кичен күңелле үткәрә алачак!
Әтнә районы халкы 1 апрель кичен күңелле үткәрә алачак. Нигә дигәндә, бүген Әтнә районы Күәм авылына "Гашыйклар утравы" комедиясе белән Кариев театры килә! Әтнә районының Күәм авылы халкы театрны бик ярата. Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән әлеге авылда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Самат Шакир, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының артисты Фәнис Җиһанша һ.б. күренекле кешеләр туган. Кариев театры белән очрашу алар өчен бик күңелле, матур чара булыр, дип ышанып калабыз. Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана. Соңга калмагыз! Очрашу урыны - Әтнә районы Күәм авылы!
 
«Тантана» премияләре ияләренә тапшырылды
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус бүләге белән Бөгелмә рус драма театрыннан «Иң яхшы режиссер эше» дигән төрдә Рөстәм Фәйзрахманов бүләкләнде. «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» комедиясенең заманча укылышы өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссёры Резедә Гарипова ия булды. «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестивале» проектын уңышлы тормышка ашырулары өчен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры коллективы бүләкләнде. «Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясенә – Яшел Үзән музыка театры, Түбән Кама яшь тамашачы театры, Динара Әхмәтова (Минзәлә театры) лаек дип табылды.
 
aliya-kalimullina Габдулла Кариев театры артисткасы Алия Кәлимуллина – “Тантана”-“Триумф” театраль премиясе иясе!
Театрыбызның талантлы артисткасы, Татарстанның атказанган артисткасы Алия Кәлимуллина "Артист" (Р.Зәйдулла) спектаклендә әби ролен башкарганы өчен "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә "Тантана" – "Триумф"  театраль премиясенә  (!) лаек булды. Алиябезне чын күңелдән шушы уңышы белән котлыйбыз, аның иҗатында, тормышында уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә тамашачыларын матур рольләре белән сөендереп торуын теләп калабыз.
 
ӘЮПОВ РЕНАТ Бүген театрыбызның баш режиссёры Әюпов Ренат Мирзахәсән улының туган көне!
Бүген, 28 март көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм күп кенә дәрәҗәле бүләкләр иясе Әюпов Ренат Мирзахәсән улының туган көне!!! Барлык коллектив исеменнән Ренат Мирзахәсән улын туган көне белән тәбрик итәбез! Аңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, корычтай ныклы сәламәтлек һәм һәр эштә дә уңышларга ирешүен теләп калабыз!
 
Халыкара театр көне Халыкара Театр көне белән!
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры барлык театр хезмәткәрләрен Халыкара театр көне белән тәбрик итә! Иҗатыбыз гомерле булуын, татар театрының мәңге яшәвен, театр хезмәткәрләре дәрәҗәсе һәрвакыт югары бәяләнүен теләп калабыз!
 
Халисә Миннишәех Халисә Миннишәех кызын юбилее белән тәбрик итәбез!!!
Бүген, 26 март көнне, Габдулла Кариев театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Уразова Халисә Миннишәех кызының юбилее. Халисә ханымга бүген 55 яшь тула! Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән без Халисә Миннишәех кызын чын күңелдән әлеге матур тормыш бәйрәме белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, күтәренке күңел, эшендә уңышлар, ак бәхетләр һәм саулык-сәламәтлек телибез!
 
НИЗАМИЕВ ИЛНАР ҖИҺАНГИР улы Татарстанның атказанган артисты Низамиев Илнар Җиһангир улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 24 март көнне, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев театры артисты Низамиев Илнар Җиһангир улының туган көне. Бөтен коллектив исеменнән без театрыбызның йөзек кашы булган Илнар Җиһангир улын гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Бәхетле тормыш, иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез!
 
Туган көн белән Кадиров Илнар Әнвәр улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне - Габдулла Кариев театрының юристы Кадиров Илнар Әнвәр улының туган көне. Аны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз, эшендә уңышлар телибез! Тормышыңда бар да шәп булсын, Шатлык-бәхет булсын юлдашың. Тормыш - сәхнә, ә син иң төп рольдә - Гүзәл итеп ул роль уйналсын!
 
Гашыйклар утравы 20-25 нче мартта Кариев театры артистлары Арча районында гастрольләрдә
20-25 нче мартта Кариев театры артистлары Арча районына гастрольгә чыга. Театр репертуарында өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә спектакльләр күрсәтеләчәк. Балаларны – "Керпе малае дуслар эзли" музыкаль әкияте, өлкәннәрне - "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди)  комедиясе көтә. Шулай ук, 22 нче март көнне, "Наркотикларсыз тормыш" проекты кысаларында Арчаның Педагогия көллиятендә "Алхимик" (П.Коэльо) хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Тамашалар көндез 15.00 сәгатьтә, кич. 19.00 сәгатьтә. Спектакльләр графигы:
 
Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина туган көнен билгеләп үтә!
Бүген, 18 март көнне, театрыбызның йолдызларының берсе - Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина туган көнен билгеләп үтә! Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән Фирүзә ханымны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Тормышында, иҗатында уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр телибез! Түбәндәге шигырь юлларын бездән бүләк буларак кабул итеп алыгыз:
 
Убыр-шоу Премьера! Балалар өчен заманча “Убыр-шоу” музыкаль әкияте
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген, 17 март көнне, Габдулла Кариев театры сәхнәсендә беренче мәртәбә балалар өчен заманча "Убыр-шоу" ("Шоу Бабы-Яги") музыкаль әкияте уйнала. Әлеге премьераны карарга яшь тамашачыларны көндезге икедә (14:00 сәгатьтә) чакырабыз.
 
Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”
Хөрмәтле тамашачылар! Габдулла Кариев театры бүген, 16 март көнне, үз тамашачыларына Илдар Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз" дип исемләнгән музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Режиссер - Ренат Әюпов, Композитор - Шамил Шәрифуллин, Аранжировка - Азат Хөсәенов. Спектакль турында тулырак (+фотогалерея): http://karievteatr.ru/ulybyz-ojlene-bez-aerylyshabyz-2/afisha-ulibiz-3/
 
Гөлнара Фазылҗанова Кариев театры артисты Гөлнара Фазылҗанованы туган көне белән котлыйбыз!
Бүген - Габдулла Кариев театрының танылган артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы Фазылҗанова Гөлнара Фәһим кызының туган көне! Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән Гөлнара Фәһим кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз!
 
Гашыйклар утравы Бүген сәхнәбездә – “Гашыйклар утравы” комедиясе!
Хөрмәтле тамашачылар! Бүген, 15 март көнне, сезне "Гашыйклар утравы" комедиясе көтә! Кызыклы сюжет, талантлы артистлар - сезнең өчен! Спектакль 18 сәгать 30 минутта башлана. Көтеп калабыз!
 
Артист Кариев театры сәхнәсендә – “Артист” спектакле
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген, 14 март көнне, Габдулла Кариев театры сәхнәсендә "Артист" спектакле куела. Әлеге пьеса авторы - Муса Җәлил премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла. Режиссер - Россиянең атказанган артисты ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Спектакль 18 сәгать 30 минутта башлана.