НИЗАМИЕВА ЛИЛИЯ РАШАТ кызы

Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.

1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туа.

1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.

Габдулла Кариев исемендәге театрда 2007 елдан эшли (моңарчы биредә 2002-2004 елларда эшләп киткән була).

Рольләре:

  • Зөлфия – «Карак» (З.Хәким),
  • Кыз – «Кылый Кирам балдагы» (Аманулла),
  • Саҗидә – «Үп мине, Зәйтүнә» (Н.Кәримова),
  • Ольга Фахрушина – «Вахит Мансуровның тормышы һәм үлеме» (К.Тинчурин),
  • Миләүшә – «Дуслар җыелган җирдә» (Т.Миңнуллин),
  • Таекко – «Кара пута серләре» (Р.Әюпов),
  • Нәзнинә – «Абау, мәхәббәтсез» (И.Юзеев),
  • Сәрвәр – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин),
  • Галиябану – «Галиябану» (М.Фәйзи),
  • Алсу – «Сегодня мы молоды» (Ф.Галиев),
  • Земфира – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин),
  • Җомабикә – “Тапкыр егет” (Д. Аппакова),
  • Ана бүре, Ана, Бия – “Алмачуар” (Ф. Галиев),
  • Чәчәк Ана – “Сак-Сок” (Р. Батулла),
  • Кар патшабикәсе – «Снежная Королева» (Е.Шварц),
  • Женщина – «Ненормальная» (Птушкина, камерный театр),
  • Зөләйха – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Ф. Фәсиев тәрҗ., Н. Гайнетдин инс.),
  • Ида Борисовна, журналист – “Умырзая” (Р. Харис),
  • Камилла – “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Рэй Куни; Мих. Мишин, Х. Ибраһим тәрҗ.),
  • Габдия, Алмабикә – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев),
  • Җиһан – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз., 2010 елда сәхнәләштерелгән),
  • Катарина – “Тискәрегә – авызлык” (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.),
  • Зөлфия – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев),
  • Солбикә, Убырлы карчык – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт),
  • Күрше кыз – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла),
  • Фәрдия – «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин),
  • Ирада Тибальдовна – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р.Вәлиев),
  • Директор – «Казан ятиме» (Р.Зәйдулла),
  • Карабикә – «Айрыз батыр» (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла).
Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 18.03.2012