Низамиева Лилия Рашат кызын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 15 нче декабрь көнне, театрыбызның талантлы артисты Низамиева Лилия Рашат кызының туган көне!

Лилия Низамиева — бик күп спектакльләрдә уйнап, тамашачының күңелен яулаган артист! Аңа туган көнендә күп санлы тамашачы мәхәббәтен, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз!

Барчабыздан кайнар котлау сиңа,
Ак теләкләр сиңа, Лилия!
Күңелебезнең иң түреннән чыккан,
Саф теләкләр сиңа, Лилия!

Телибез без сиңа сәламәтлек,
Иҗат юлың тулы уңышлар!
Шатлык илә куанычлар тулы,
Бәхет тулы булсын тормышлар!

Сәхнәләрдә яула яңа үрләр,
Алкышлардан заллар гөрләсен!
Дәрәҗәле артист булу язсын —
Шул теләкләр килә теләсе.

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 15.12.2017