Кариев театры ИГЪЛАН!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры төзелүгә 30 ел тулу һәм яңа бинага күчү уңаеннан, теркәлү һәм бәйрәм чараларында катнашу өчен 1988 елдан башлап театрда эшләп киткән барлык хезмәткәрләрнең театр администрациясе белән элемтәгә чыгуын сорыйбыз. Элемтә өчен телефоннар: 8(843) 237-53-96 (кабул итү бүлмәсе), 237-62-51 (касса). Адресыбыз: Казан шәһәре, Петербург урамы, 55 б.
 
Кариев театры Урманай авылында Кариев театры Урманай авылында “Гашыйклар утравы”н күрсәтте
Кариев театрының Татарстан районнары буенча гастрольләре дәвам итә. 20 февральдә театр артистлары Азнакай районында “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкиятен балаларга тәкъдим итте. Кич белән Азнакай районы Урманай авылында тамашачылар “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) музыкаль комедиясен карадылар. Тамашачылар фикерләрен дә җиткерде:
 
Супер светофор Кариев театры балаларга “Супер светофор” спектаклен күрсәтте
20 февральдә Кариев театры артистлары Казан балалар бакчаларында иҗат сәфәрендә булды. Балалар өчен Кариев театры юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган “Супер светофор” (Аманулла) спектаклен күрсәтте. Чара Казанның ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. Укучылар театрда спектакль ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. “Супер светофор” спектакле 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да хәбәр итә.
 
Кариев театры Азнакай районында Кариев театры Азнакай районында
Бүген, 20 февральдә, Кариев театр артистлары - Азнакай районында иҗади сәфәрдә. Балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) спектакле тәкъдим ителде. Тамашачылар фикерләре белән дә уртаклашты: “Сез балаларыгыз белән театрларга йөрисезме? Менә без бардык әле улым белән. Минем кечкенә философым керпене кызганып утырды. Ничек яши инде ул энәле тунын салгач, ди. Кариев театрына ерак араны якын итеп безнең якларга килүегез өчен рәхмәт, бик мәгънәле спектакль!”
 
Галиябану Халыкара туган тел көненә багышлап Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен уйный. Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Соңгы комментарийлар

  • Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиевны туган көне белән тәбрик итәбез! - КАРИЕВ ТЕАТРЫКАРИЕВ ТЕАТРЫ:

    […] атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы Камалиев Илфат Дамир улының туган көне! Коллективыбыз исеменнән Илфат Дамир […]... Укырга →

  • Школа юных талантов, мнения родителей на показ спектакля Удивительное путешествие Кролика Эдварда:

    Какой замечательный был спектакль, смысл очень глубокий, костюмы великолепные, игра актеров все на высоком уровне. Спасибо большое организаторам. Регина родительница. Роза. Мама Дианы Гарифуллиной: Полностью согласна!!! Получила огромное удовольс... Укырга →

  • Низамиева Лилия Рашат кызын туган көне белән котлыйбыз! - КАРИЕВ ТЕАТРЫКАРИЕВ ТЕАТРЫ:

    […] Лилия Низамиева — бик күп спектакльләрдә уйнап, тамашачының күңелен яулаган артист! Аңа туган көнендә күп санлы тамашачы мәхәббәтен, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз! […]... Укырга →

  • Киреева Татьяна Михайловна:

    ОТЗЫВ НА СПЕКТАКЛЬ «СУПЕР КИЯУ» 25 мая 2017 года состоялась премьера спектакля «Супер жених» по классическому произведению Туфана Миннуллина «Алты кызга бер кияу». Коллектив молодежного татарского театра отнесся творчески к процессу его постановки, ... Укырга →

  • Резеда:

    20.12.2016 побывали на спектакле "Бал для Снежной Королевы". Спектакль был очень интересный и современный. Дети остались довольны Да и не только дети, учителя тоже пришли со спектакля в восторге. Желаем вашему театру творческих успехов. Учерники и ... Укырга →

  • Роза ханым:

    Кичә Г.Кариев театрында Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" спектаклен карап, хозурланып кайттым. Бик тә күңелем булды, Еладык та, көлдек тә, бик тәрбияви, тирән эчтәлекле әсәр. Артистларның уйнавына сокланып утырдым. ... Укырга →

  •