• Супер-кияү
  • "Бал для Снежной Королевы".
    "Бал для Снежной Королевы".
  • комедия "Гашыйклар утравы"
    комедия "Гашыйклар утравы"
  • "Снежная Королева"
    "Снежная Королева"
  • комедия "Артист"
    комедия "Артист"
  • "Умырзая"
    "Умырзая"
  • "Зайтуна" ("Любовь поэта")
    "Зайтуна" ("Любовь поэта")
  • музыкаль комедия "Айда барыйк, кызлар карыйк"
    музыкаль комедия "Айда барыйк, кызлар карыйк"
  • "Сенной базар"
    "Сенной базар"
 
Гөлназ Галимуллина Габдулла Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллинаның туган көне!
Бүген, 7 нче июль көнне, театрыбызның яшь, чая, матур, уңган-булган кызларының берсе - Галимуллина Гөлназ Марсель кызының туган көне! Театрыбыз коллективы исеменнән чын күңелдән Гөлназыбызны туган көне белән котлыйбыз! Тормышында ак бәхетләр, саулык-сәламәтлек, иҗатында һәм хезмәтендә югары үрләргә ирешүен теләп калабыз!
 
Фернат Насибуллин Габдулла Кариев театры артисты Фернат Насибуллинны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 30 нчы июнь көнне, күп кенә тамашачыларның яраткан артисты Фернат Насибуллинның туган көне. Коллективыбыз исеменнән Фернат әфәндене чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Аңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез.
 
Театраль Сабантуй Кариевлылар Театраль Сабантуйда сынатмады!
Инде менә 10 ел дәвамында Татарстан Республикасы театрлары арасында үткәрелеп килә торган Сабантуйда безнең артистларыбыз да катнашып, призлы урыннарга ия булды. Артист егетебез Илдар Әхмәдуллин милли көрәштә катнашып, үз авырлыгындагылар арасында 1 урынны яулады.
 
КАМАЛИЕВА (ФАЗЫЛҖАНОВА) ЭНҖЕ ФАРУК кызы Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиеваның туган көне!
Бүген, 27 нче июнь көнне,  Татарстанның атказанган артисты (2009), “Тантана” театр фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче (2012) Габдулла Кариев театры артисты Камалиева Энҗе Фарук кызының туган көне! Театрыбыз коллективы исеменнән Энҗе Фарук кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, шатлык, муллык телибез!
 
Гашыйклар утравы Кариев театры артистлары Свердловск өлкәсенә гастрольләргә җыена
“Театр – Ватанны саклаучыларга!” проекты кысаларында 27 нче июньнән 3 нче июльгә кадәр Кариев театры артистлары Свердловск өлкәсе шәһәрләре һәм районнарында гастрольләрдә. Армия сафларында хезмәт итүче егетләребезгә һәм өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә. Тамашалар көндез 12.00 сәгатьтә, кич 19.00 сәгатьтә. 28 июнь – Олы Устьикинск Мәдәният йортында; 29 июнь – Әҗегол Мәдәният йортында; 30 июнь – Аракай Мәдәният йортында; 2 июль – Елань хәрби частенда.

Соңгы комментарийлар

  • Резеда:

    20.12.2016 побывали на спектакле "Бал для Снежной Королевы". Спектакль был очень интересный и современный. Дети остались довольны Да и не только дети, учителя тоже пришли со спектакля в восторге. Желаем вашему театру творческих успехов. Учерники и ... Укырга →

  • Роза ханым:

    Кичә Г.Кариев театрында Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" спектаклен карап, хозурланып кайттым. Бик тә күңелем булды, Еладык та, көлдек тә, бик тәрбияви, тирән эчтәлекле әсәр. Артистларның уйнавына сокланып утырдым. ... Укырга →

  • Лилия:

    Кичә Рәдиф Сзгъдинең "Гашыйклар утравы" спектакле премьерасын карап кайттым. Күптән болай иркенләп ял иткәнем, рәхәтләнеп көлгәнем юк иде. Шулкадәр позитив, матур, эчкерсез уйнадылар, яшьләр театры - яшьләрчә шул инде. Тагын да шундый спектакльләрег... Укырга →

  • Аноним:

    Тукайга... Тукай диеп язып куйдым да мин, уйга калдым. Кем ул Тукай? Ни нәрсәсе белән кадерле? Күпме еллар узган, ә бүген без, Беләбезме аның кадерен? Санап китсәң, күпме еллар узган, Аның хакта күпме язылган, Шигырьме ул, җырмы, әкиятме, ... Укырга →

  • авылдан Фәһим:

    Буа шәһәрендә куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакленнән гаиләбез белән зур канәгатьләнү алып кайттык. Үзебез өчен яңа театр ачтык, кызганычка каршы, моңа кадәр сезнең спектакльләрне караганыбыз юк иде. Бик зур рәхмәт, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.... Укырга →

  • Алисә Мусина:

    Саба районының Тимершык авылына әти-әнием янына ялга кайткан җирдән Г.Кариев театры артистларының Саба районындагы гастрольләре башланып киткән көнгә туры килдем. Бәхет басты, Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" дигән пьесасы буенча куелган спектакль ка... Укырга →

  •