• Супер кияү
    Супер кияү
    Алты кызга бер кияү (Туфан Миңнуллин)
  • "Бал для Снежной Королевы".
    "Бал для Снежной Королевы".
  • комедия "Гашыйклар утравы"
    комедия "Гашыйклар утравы"
  • "Снежная Королева"
    "Снежная Королева"
  • комедия "Артист"
    комедия "Артист"
  • "Умырзая"
    "Умырзая"
  • "Зайтуна" ("Любовь поэта")
    "Зайтуна" ("Любовь поэта")
  • музыкаль комедия "Айда барыйк, кызлар карыйк"
    музыкаль комедия "Айда барыйк, кызлар карыйк"
  • "Сенной базар"
    "Сенной базар"
 
Әкияти палитра Кариев театры Чувашиядә “Әкияти палитра” фестивалендә чыгыш ясады
20 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, узган елгы җиңүчеләр буларак, Чабаксарда II Регионара милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары “Әкияти палитра” фестивален ачып җибәрде. Тамашачылар хөкеменә кариевлылар Т. Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкьдим иттеләр. Бу спектакль - Апушның, ятим калганнан соң, туганнары Казанга алып китәр алдыннан булган бер көн һәм бер төн турында. Шул вакытта ул үзе уйлап чыгарган персонажлар белән очраша – Шүрәле, су анасы, кәҗә белән сарык... Тамашачы спектакльне җылы, яратып кабул итте. Жюри әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Чуваш Республикасы халык артисты Василий Павлов та спектакль белән соклануын белдерде.
 
Әкияти палитра Кариев театры “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша
20-23 ноябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Чувашиядә II Милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша. Узган елгы җиңү хөрмәтенә быелгы фестиваль тантанасын ачу Кариев театрына тапшырылды. Шулай итеп, 20 ноябрь көнне, фестиваль кунаклары Т. Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” спектаклен караячаклар. Фестиваль Чабаксар шәһәрендә уза. Анда Якутия, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Пермь өлкәсенең яшь тамашачы театрлары катнаша.
 
Кариев театрыннан яңа ел күчтәнәче Кариев театрыннан яңа ел күчтәнәче – яңа тамашалар!
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Әле урамда ноябрь ае гына булуга карамастан, Г.Кариев театры ныгытып Яңа елга әзерләнә башлады! Бу уңайдан шимбә көнне Казанның «Крылья Советов» паркында күңел ачу һәм видеога төшү оештырылды. Ә Кариев театрының үзендә декабрь аенда тамашачыларга яңа ел күчтәнәче – яңа тамашалар бүләк итәчәкбез! “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле һәм балаларның үзләре дә катнашу мөмкинлеге булган “Саранлыктан дәва” интерактив музыкаль әкияте - шундый күчтәнәчләрнең берсе! Күңелле булачак! Чылтыратыгыз: 8-965-603-57-87.
 
Илфат Гибадуллин Яшь, талантлы артист Илфат Гибадуллинны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 13 нче ноябрь көнне - Габдулла Кариев театрының яшь, талантлы артисты Илфат Ирек улы Гибадуллинның туган көне! Барлык коллективыбыз исеменнән Илфатны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Таланты көннән-көн артсын, аны яратып, аны күрергә дип спектакльгә килүче тамашачылар саны күбәйгәннән-күбәя барсын! Илфатка саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет-шатлык телибез!
 
Гашыйклар утравы Кариевлылар Себер якларына гастрольләргә китте
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының хәрби частьләр белән дуслык җепләре ныгыганнан ныгый бара. Әле күптән түгел генә Сочи, Адлер якларында хезмәт итүче якташларыбыз яныннан кайткан артистлар 16-26 нчы ноябрьдә Новисибирск, Омск, Томск, Кемерово якларындагы татар авылларында чыгыш ясаячак. 19 ноябрь көнне Новосибирскидагы, 26 нчы ноябрьдә Омскидагы армия сафларында хезмәт итүче солдат һәм офицерларга Р.Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” комедиясен, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкиятен күрсәтәчәк.

Соңгы комментарийлар

  • Киреева Татьяна Михайловна:

    ОТЗЫВ НА СПЕКТАКЛЬ «СУПЕР КИЯУ» 25 мая 2017 года состоялась премьера спектакля «Супер жених» по классическому произведению Туфана Миннуллина «Алты кызга бер кияу». Коллектив молодежного татарского театра отнесся творчески к процессу его постановки, ... Укырга →

  • Резеда:

    20.12.2016 побывали на спектакле "Бал для Снежной Королевы". Спектакль был очень интересный и современный. Дети остались довольны Да и не только дети, учителя тоже пришли со спектакля в восторге. Желаем вашему театру творческих успехов. Учерники и ... Укырга →

  • Роза ханым:

    Кичә Г.Кариев театрында Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй" спектаклен карап, хозурланып кайттым. Бик тә күңелем булды, Еладык та, көлдек тә, бик тәрбияви, тирән эчтәлекле әсәр. Артистларның уйнавына сокланып утырдым. ... Укырга →

  • Лилия:

    Кичә Рәдиф Сзгъдинең "Гашыйклар утравы" спектакле премьерасын карап кайттым. Күптән болай иркенләп ял иткәнем, рәхәтләнеп көлгәнем юк иде. Шулкадәр позитив, матур, эчкерсез уйнадылар, яшьләр театры - яшьләрчә шул инде. Тагын да шундый спектакльләрег... Укырга →

  • Аноним:

    Тукайга... Тукай диеп язып куйдым да мин, уйга калдым. Кем ул Тукай? Ни нәрсәсе белән кадерле? Күпме еллар узган, ә бүген без, Беләбезме аның кадерен? Санап китсәң, күпме еллар узган, Аның хакта күпме язылган, Шигырьме ул, җырмы, әкиятме, ... Укырга →

  • авылдан Фәһим:

    Буа шәһәрендә куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакленнән гаиләбез белән зур канәгатьләнү алып кайттык. Үзебез өчен яңа театр ачтык, кызганычка каршы, моңа кадәр сезнең спектакльләрне караганыбыз юк иде. Бик зур рәхмәт, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.... Укырга →

  •