Матбугат

 
 
Актанышта театр көне Әллә без артык яктырып, нурланып киттекме соң?
19 февраль Актанышта театр көне булды дисәк тә, һич ялганлау булмас. Район халкы бу көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь башкаручылар театры сәхнәләштергән әсәрләрне тамаша кылды. Көндезге сәгатьләрдә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” спектакле куелды. Ике тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен балалар бакчалары нәниләре дә, мәктәп укучылары да бик җылы кабул итте.
 
Саранлыктан дәва Габдулла Кариев театры журналистларга яңа спектакль тәкъдим итте
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры журналистларны Владимир Илюховның Халисә Уразова тәрҗемәсендә сәхнәләштерелгән “Саранлыктан дәва” исемле әкиятен тәкъдим итте. Спектакльнең премьерасы 14 февральдә Казанның “Әкият” курчак театрында узды. Әкиятне яшь режиссер Эльдар Гатауллин сәхнәләштергән. “Саранлыктан дәва” - режиссерның беренче спектакле.
 
Мансур Зиннур улын мактаулы исем алуы белән котлыйбыз Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә эшләрендә аеруча уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләр алды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Казан шәһәренең “П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учрежденисенең скрипка классы буенча укытучысы Макухо Владимир Алексеевич Татарстан Республикасы Президенты Указы белән нәтиҗәле эше һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
 
Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте Могҗизалы сәяхәт
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Америка язучысы Кейт Дикамилло әсәре буенча «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле сәхнә күрде. Режиссеры – Ренат Әюпов. Әсәрне татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Спектакль балалар өчен генә түгел, аны карагач, ата-аналарның да күңеле яктырып китәргә мөмкин, чөнки Эдвард тарихы яратырга, өмет белән яшәргә, могҗизага ышанырга өйрәтә.
 
Габдулла Кариев театрында - яңа сезон ачылу тантанасы! Кариев театры юбилей сезонын ача
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 30 нчы юбилей сезонын 12 нче октябрьдә ачарга җыена. Яңа театр сезоны Ркаил Зәйдулланың “Артист” пьесасы буенча куелган спектакль белән “Әкият” балалар үзәге сәхнәсендә ачыла. Сезон ачылу тантанасына театр ветераннары һәм театр хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка кергән ул-кызларының беренче укытучылар чакырулы, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
 
АЛИЯ ФӘЙЗРАХМАНОВА Алия Фәйзрахманова: «Ул минем җүләр чагымны сагына»
Дөнья яралганнан бирле мәхәббәт турында җырланган җырларны бергә тупласаң – калын-калын томнарга сыймас иде. Халык зирәк, халык тапкыр, әлеге хисне белдергәндә нинди генә тирән мәгънәле сүзләр уйлап тапмаган. Мәсәлән, сиңа күкләр тарафыннан тәгаенләнгән хәләлеңнең кайчандыр бер каршыңа килеп басачагын ул болай дип тә сурәтләгән: Суга салсаң – судан калкыр, Безгә дигән насыйп яр…
 
Альбина Гайзуллина Альбина Гайзуллина: Мәхәббәтем якты маяк төсле…
Мөгаен, һәрбер Галиябану үзенең Хәлиле турында хыялланадыр. Әлбәттә ул аны шул әсәрдәге каһарман кыяфәтендә күз алдына китерә. Тик кайсы заманда да мәхәббәт бер үк бит инде: аның эчтәлеге яратудан гыйбарәт... Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы артисткасы Альбина Гайзуллина да шул фикердә. Йә, үзен тыңлап карыйк...
 
"Супер кияү" спектакле Кариев театрында «Супер кияү» спектакле премьерасы булды
25 май Казанда Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында "Супер кияү" спектакле премьерасы узды. Театрның хореогрофы Нурбәк Батулла ялгызлык, хатын-кызлар проблемасын пластик күренешләр, альтернатив музыка аша күрсәтте. Премьера Туфан Миңнуллинның "Алты кызга – бер кияү" комедиясенә нигезләнеп куелган. Тамашачыларн кызыксындырган төп сорау - ни өчен әсәрнең исеме "Супер кияү"? Бу рольне халык артисты Нуриәхмәт Сафин башкара. Спектакль Нуриәхмәт аганың 70 яшьлек юбилее уңаеннан да сәхнәләштерелгән икән.
 
Супер кияү Нуриәхмәт Сафин Бүген Кариев театрына нигез салучы легендар актер Нуриәхмәт Сафин «өйләнә»!
Кариев театрына нигез салучы легендар актер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның юбилей кичәсен театр яңа сезонда, яңа сәхнәдә үткәрәчәк һәм Нуриәхмәт Сафинны өр-яңа образда тәкъдим итәчәк. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы буенча куелган “Супер кияү” спектакле белән бүген 29 нчы сезонын яба. Кичә әлеге спектакль журналистларга тәкъдим ителде.
 
Мансур Ярмиев Кариев театрының спектаклен Чибәркүлдә Сергей Шойгу караган
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры быел “Татар театры – солдатларга” проекты кысаларында 30 меңгә якын солдатка татар спектакле күрсәткән. Баштарак театр солдатларга үз реперуарындагы иң яхшы спектакльләрне, нигездә Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары”н күрсәтсә, быел әлеге проект өчен драматург Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” спектакле махсус куелды.
 
Матбугат конференциясе Матбугат конференциясе: Габдулла Кариев театры яңа сезонны яңа сәхнәдә башларга өметләнә
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонны яңа сәхнәдә башларга өметләнә. “Фасад белән сәхнәне генә эшләп бетерәсе калды. Акча мәсьәләсенә бәйле булгач, кистереп кенә әйтү дә кыен, әле тагын күпме акча кирәк булачагын саныйбыз. Без быел бинабыз булыр дип ышанып торабыз”, - диде театр җитәкчелеге катнашында сезон ябылу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә директор Мансур Ярмиев. Ул балалар өчен спектакльләр куйган театрның иминлек мәсьәләсенә таләпләре зур булуын да ассызыклап әйтте.
 
«Тантана» премияләре ияләренә тапшырылды
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус бүләге белән Бөгелмә рус драма театрыннан «Иң яхшы режиссер эше» дигән төрдә Рөстәм Фәйзрахманов бүләкләнде. «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» комедиясенең заманча укылышы өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссёры Резедә Гарипова ия булды. «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестивале» проектын уңышлы тормышка ашырулары өчен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры коллективы бүләкләнде. «Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясенә – Яшел Үзән музыка театры, Түбән Кама яшь тамашачы театры, Динара Әхмәтова (Минзәлә театры) лаек дип табылды.
 
Ренат Әюпов - Алтын кош Яңа мюзикл Кариев театрының визиткасына әверелергә тиеш — Ренат Әюпов
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшьләр театрында татар әдәбияты классигы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәре буенча спектакль куюга керешкәннәр. Әлегә спектакль «Алтын кош» исемен йөртә.
 
«Былбыл булып елан чакты мине…»
05.01.2017 | Берсеннән-берсе мөлаем, ягымлы татар картларының үрнәген күрәсең килсә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин уйнаган спектакльләрне карау җитә. Үзенең ярты гасыр иҗат гомерендә ир-егетләрне дә бик оста гәүдәләндерде ул. Артист «Намус хөкеме» спектаклендә – профессор Арсланов, «Ак тәүбә, кара тәүбә»дә – Ризван, «Яшь йөрәкләр»дә – Галимҗан, «Нигез ташлары»нда Гарифулла кебек күп кенә рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды.
 
Кариев театрында «Кар патшабикәсе бал»ы башланды
20 декабрь 2016, 20:24 , Фото: Салават Камалетдинов Яшь тамашачы театры Яңа ел алдыннан 10 000 балага бәйрәм ясаячак. (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры бүген Яңа ел тамашаларын башлап җибәрде. Артистлар ике төркемгә бүленеп, бер төркем стационарда “Кар патшабикәсе өчен бал” спектаклен уйнаса, икенче төркем Шамил Фәрхетдиновның “Кышкы әкият”е белән республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында йөри.