Матбугат

 
 
Г.Кариев театрында — Галиябану
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 10 октябрь көнне сезонын ача. Яңа сезон М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы белән башланып китәчәк. Спектакльнең режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
 
Ренат Әюпов: «Минем татарларга чабата кидертәсем килми
Г. Кариев театры үзенең яңа сезонын ача (Казан, 2 октябрь 2014,15:21, «Татар-информ»). 10 октябрь көнне Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры үзенең яңа сезонын ача. Сезонны кариевлылар М. Фәйзинең "Галиябану" музыкаль драмасы белән башларга ниятли. Бу спектакльнең премьерасы 2009 нчы елда булган иде. Костюмнарны, кайбер күренешләрне тамашачыларның кайберләре кабул да итмәде. "Минем татарларга чабата кидертәсем килми. Безнең татарлар мескен дә булмаган, ямьсез дә киенмәгән", - ди бу мәсьәләдә спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов.
 
Ренат Әюпов: Мәхәббәт хиссиятендә генә чын кеше булырга мөмкин
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповка Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Режиссер быел 50 яшьлеген билгеләп уза.Ренат Әюпов режиссурасына пьесадагы психологик төгәллек белән эшләнгән реалистик характерларның логик чишелешен дөрес табу, һәр спектакльнең ачык чагылышлы образлылыгына ирешү хас. Әңгәмәдәш буларак та Ренат әфәнде кызыклы шәхес.
 
Кариев театры – наркотикларга каршы
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры спектакльләре үсеп килүче буынны рухи, әхлакый яктан тәрбияләү максатын да куя. Ихтыяр көче нык булганнарның замана афәтләре алдында баш имәячәген яхшы аңлый театр коллективы.
 
«Казан ятиме»
Тирә-ягыбызда гаиләләрнең күпләп таркалуы һәм ятимнәр артуы, ялгыз-буйдаклар, шулай ук сукбайлар күбәюе һ.б. җәмгыятебезнең авыру хәлдә булуын күрсәтә. Аеруча кызганычы шунда, болар барысы да балаларда һәм яшүсмерләрдә чагылыш табып, бүгенгебез һәм киләчәгебезгә дә куркыныч янавын искәртә. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшьләр театрының Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Казан ятиме» спектаклендә җәмгыятьтәге әнә шундый авыруларның берсе булган ятим балалар тормышы үзәктә тора.
 
Ренат Әюпов: Театр — тормыш табигыйлеген күрсәтә торган көзге
Бүген К.Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты, режиссер Ренат Әюповның юбилей кичәсе була. Г.Кариев исемендәге Яшь тамашчы театрның баш режиссерын котларга иҗатташ дуслары килә. Юбилей чарасында Разил Вәлиевның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак.
 
Кариев театры — “Әкияттә”
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры апрель аенда театр атналыгы уздырырга җыена. Проект “Әкият” балалар үзәгендә үтәчәк.
 
Ренат Әюпов:«Кечкенә булса да – үз көймәң булсын»
Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов быел 50 яшьлек юбилеен билгели. Үткәнгә нәтиҗәләр ясау чорымы бу, яңа максатлар куеп, яңа үрләргә омтылу вакытымы?
 
Өч биналы, иң бай театр без
Габдулла Кариев исемен­дәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, редакциягә керә-керешкә, шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты: “Ниһаять, машиналы булабыз!” – диде ул. Хуҗалык эшләренә кереп чумган җитәкченең безгә кагылып чыгуының да сере бар. Бу көннәрдә ул юбилеен билгеләп үтә. Әмма хәл-әхвәл белешкәч тә, үзе хакында түгел, әңгәмәне театр турында сөйләшүгә борды. Без дә форсаттан файдаланып калырга булдык.
 
“Иҗат коллективлары терсәкне тоеп яшәргә тиеш”
Үзгә фикерле, иҗат дәрте кайнап торган, берәүне дә кабатламый торган талант ияләре була. Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов әнә шундыйлар өммәтеннән. Аның куелышындагы спектакльләрне актерның беренче җөмләсеннән үк таныйсың. Тарихи җирлек белән бүгенгене тоташтырырлык вакыйгалар уртаклыгын таба белгән тирән фикерле режиссер тамашачының күңел дөньясын бөтереп алырлык көчкә ия. Ул куйган әсәрләр еллар үткән саен искерми, үз кыйбласын җуймый.  
 
“Әкият”тә кунакта
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры “Әкият” балалар үзәгенә күченә дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды. Яшь тамашачы театр артистлары репетицияләрен Казан үзәгендә урнашкан бинаның беренче катындагы 700 кешелек залда уздыра башлады.
 
«Спектакльдәге тәҗрибә тормышка аша»
Сәхнә ягымлылыгына ия артистны, баш рольдә булмаса да, тамашачы яратып кабул итә. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Гөлнара Фазылҗанова да әнә шундыйлардан. Үзенең җыр-моңнары белән дә җәлеп итми  калмый ул.
 
Нигез ташларыбыз ныкмы?
  2014 елның 7 январенда өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрүе турында без язган идек инде. Бәйрәмгә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры ике спектакль алып килгән иде. Шуларның берсе "Кәҗә һәм бүре" курчак театры булса, икенчесе Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" иде.
 
КАРИЕВ СӘХНӘСЕНДӘ – ПРЕМЬЕРА!
    Юл буенда тыйнак кына олыларны эшкә, укучыларны мәктәпкә, балаларны бакчага озатып калган, юлда тәртип сакларга булыша торган Светофорның сөйләшүен күргәнегез бармы? Юкмы? Светофор ничек сөйләшсен инде, ул бит баганага элеп куелган дип аптырыйсызмы? Юкка, дусларым! Көне буе әле яшел, әле кызыл төсләре белән уйнап торган светофор да сөйләшә белә икән. Мин моңа үзем инандым.
 
Казанның Кариев театры ике бина арасында
Татарстанның яшь тамашачы театры бина мәсьәләсендә һаман да билгесезлектә. Театрның Гладилов урамындагы бинасы "Йолдызлык-Созвездие" оешмасына бирелгән. Театрга тапшырылган Офицерлар йортын исә хәрбиләр бушатмый.