Матбугат

 
 
Илфат Камалиев: «Миңа тәвәккәллелек җитми»
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында гаиләләре белән сәнгатькә хезмәт итүчеләр шактый. Шуларның берсе – Илфат һәм Энҗе Камалиевлар. Яз көне, «Тантана» театр фестивалендә җиңү яулаганнан соң, Энҗе апа белән әңгәмә корган идек. Бүген исә чират аның ире Илфат абыйга да җитте.
 
Эт типкесендә яшәү
Офицерлар йортын Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына бирәләр дигән сүз инде күптән йөри. Тик үзгәрешләр генә юк. Диварлары ишелә башлаган, уңайлыклары булмаган бүлмәләрне, репетиция өчен урын таба алмыйча каңгырып йөргән актерларны күргәч, күңел әрни, йөрәк кысыла.
 
Гөлнара Фазылҗанова: “Үз-үзеңә һәрчак дөресен әйт”
  Гөлнара Фазылҗанова —Г. Кариев театры актрисасы. Тормыш агымына буйсынып яшәргә күнекмәгән ул. Бернинди киртәләрдән курыкмыйча куйган максатына ашкына. Героиняларында да шушы максатчанлыкка соклана. “Сәхнә” укучыларына кыю, тәвәккәл һәм үз дигәненә ирешә торган героиняларыннан үрнәк алырга киңәш итә.
 
Романтика, яшьлек, бәйрәм
  Кызлар игътибарыннан мәхрүм дүрт авыл егетенең зирәклек һәм тапкырлык белән үз бәхетләрен үзләре оештыруны хакындагы әллә ни катлаулы булмаган тарих бу. Сюжет үтә гади һәм спектакль күбрәк театральләштерелгән концертны хәтерләтә.
 
Егерме ел узгач
Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» ремейкын поп-арт, дип, ә иң дөресе, поп-арт элементлары кертелгән спектакль, дип атасак та буладыр. Габдулла Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачы театрында Разил Вəлиевнең беренче карашка гап-гади «Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» музыкаль комедиясе буенча режиссёр Ренат Əюпов куйган спектакль хакында сөйлəшергə берничə сəбəп бар.
 
Яңача иске спектакль
  Күптән түгел Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ренат Әюпов Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган данлыклы “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектаклен кабат дөньяга чыгарды.
 
«Нәүрүз» көндәлеге
Узган фестивальдə татар театрларының күбесе рус əсəрлəрен алып килүе күңелдə ниндидер төер калдырган иде. Быелгы фестивальдə татар драматургиясен дə күрсəтə алдык. Г.Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачы театрының «Җиде кыз» спектаклен карагач иң беренче фикер «Нəүрүз» өчен бик шəп спектакль бит бу!» иде.
 
Һәр заманның үз көе…
Соңгы вакытта элек язылган әсәрләр режиссерлар тарафыннан бүгенге көнгә яраклаштырып  куела башлады. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен дә заманча итеп куйган.
 
Альбина Гайзуллина: «Рольләрем төшемә керә»
Матур кеше белəн матурлык турында сөйлəшми буламыни? Г.Кариев театры артисткасы Альбина Гайзуллина белəн дə матурлык серлəре турында сүз куерттык.
 
Яшьләр театры гел уйный!
Күпләр җәйге ялга китте, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында эшнең кайнап торган чагы. Быел кариевлылар мәктәп яны лагерьларында, Хәбир Ибраһим әсәре буенча куелган «Ак Барс маҗаралары» спектаклен күрсәтте. Июнь-июль айларында Г. Кариев театры спектакльләрен биш меңгә якын кеше тамаша кылган. 15нче август көнне, «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы кысаларында, кариевлылар, катнашучыларга Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» комедиясен күрсәтәчәк. ( Безнең гәҗит, 07.08. 2013)
 
Җәйге Яңа ел
22 июньдә Кариев исемендәге яшьләр театры Тинчурин театры бинасында Разил Вәлиевнең "Әйдә барыйк, кызлар карыйк"  музыкаль комедиясе премьерасын күрсәтте. Шунысы кызык, әлеге әсәр 1980  нче еллар уртасында язылган булган.
 
Энҗе Камалиева: “Сәхнәдә бөтен күзәнәгемне дә эшләтәм!”
  Орчык кадәр генә бу ханым беренче карашка бик гади генә кебек тоела. Ә менә сәхнәгә менсә, аны алыштырып куйган шикелле! Ул 18 яшьлек кызларны да, 78 яшьлек карчыкларны да ышандырып уйный белә. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисткасы Энҗе Камалиеваның уйнаган спектакльләрен карасаң, үзең дә сизмәстән, күңелең белән геройлар тормышында кайный башлыйсың. Шундый талантлы актриса булмаса, “Тантана” театр премиясен аңа бирерләр идеме икән?!
 
Фирүзә Зинәтуллина:”Мин усал кайнана түгел!”
Театрда сәнгатьне үлеп яраткан кеше генә эшли аладыр. Бетмәс-төкәнмәс рольләр өйрәнү, айлар буе репетицияләр ясау, гастрольләрдә йөрү өчен бик сабыр һәм максатчан булу кирәк. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында менә инде 17 елдан артык халыкка армый-талмый хезмәт итүче Фирүзә Зинәтуллина да нәкъ менә шундыйлардан. Фирүзә апа – Пермь өлкәсе, Бәрәңге районы Күгия авылы кызы. Ул анда Шәрибҗан Ягъфәровның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туа. 
 
Мансур Ярмиев: “Актерлар сәхнәгә сусаган”
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры үзгәрешләр кичерә. 10 гыйнвар көнне бу театрга яңа директор билгеләнде.  Хәзер коллективны социология фәннәре кандидаты Ярмиев Мансур Зиннур улы җитәкли. Саба егете  Мансур Ярмиев моңа кадәр дә  Татарстан Финанс министрлыгында, “Татавтодор” компаниясендә, аннан “Татарстан” телерадиокомпаниясендә үзенең тырыш хезмәткәр икәнен күрсәтте.
 
Умыртка баганалы театр
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 1987 елда Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевның “Намус хөкеме” спектакле 1988 елның 25 февралендә куела. 1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа “Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” дигән исем бирелә.