Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Матбугат

 
 
Мәдәниятсез икътисад та юк
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театры бинасында Татарстан  Мәдәният министрлыгының 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләрен барлауга, 2012 елга яңа максатлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышы булып узды.
 
“Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!”
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 25 нче сезонын Питрәч районы Шәле авылында ачты. Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган сезон драматург Рабит Батулланың “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасы белән башланды.
 
Өзелгән мәхәббәт
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында – «Зәйтүнәкәй» спектакленең премьерасы. Кайвакыт кеше язмышлары бик сәер рәвештә кисешә. Күптән түгел генә Рабит Батулланың «Зәйтүнәкәй» драмасы буенча куелган спектакльнең (режиссер Ринат Әюпов) премьерасы булды. Анда яшь Зәйтүнә туташның Габдулла Тукайга булган мәхәббәте турында бәян ителә.
 
Төсле моң
Зәйтүнә Мәүлүдова тумышы белән Чистайдан, ул — күренекле язучы Фатыйх Әмирханның ерак туганы. Мәүлүдовлар гаиләсе 1908 елда Казанга күченә. «Әл-Ислах» газетасы редакциясендә Зәйтүнә Тукай белән очраша.
 
Нигез ташың мүкләнмәсен
Туфан Миңнуллин пьесалары белән таныш кешеләр аның әсәрләрендә кузгатылган проблемаларның ни дәрәҗәдә актуаль һәм әһәмиятле булуын бик яхшы беләләр. Күптән түгел аның “Нигез ташлары” комедиясенең яңартылган вариантын укып чыктым. Бу әсәр бүгенге көн проблемаларының иң әһәмиятлеләреннән берсенә – татар авылларын саклап калуга багышланган.
 
Нуриәхмәт Сафинга – 65!?
Бу шәхес белән бала чакта ук, телевизор экраннары аша таныштым. «Шикәрем син, балым син» спектаклендә уйнаучы озын буйлы, ягымлы йөзле әлеге актер күп тамашачының күңеленә кереп калгандыр. Күптән түгел, 40 ел гомерен театр сәнгатенә, сәхнәгә, тамашачыларга багышлаган, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинга 65 яшь тулды.
 
Нигез ташларыгыз ныкмы?
  Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театры үз сәхнәсендә премьера тәкъдим итте. Классик драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның “Нигез ташлары” әсәренә нигезләнгән сәхнә әсәрен театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов куйды.
 
«Тискәрегә – авызлык»
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Уильям Шекспирның «Тискәрегә – авызлык» комедиясенең премьерасы күрсәтелде. Бу вакыйга тамашачыларда кызыксыну тудырмыйча калмады.   
 
Тәгәрмәчле театр
  “Әле генә сезонны ачкан идек, инде тамашачы белән хушлашыр вакыт та җитте”. 24 нче сезонны ябу тантанасында Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры җитәкчесе Роберт Мортазин әнә шулай диде. Иҗат­лары белән үз биналары кысаларына гына сыеша алмыйча һәрвакыт юлда йөргән, күпчелек вакытын тәгәрмәчләр өстендә үткәргән коллектив өчен вакыт, чыннан да, сизелми дә үтеп киткәндер шул.