Кышкы урман. Барлык җәнлекләр, хайваннар, кош-кортлар Яңа ел килеп җитүен сизенәләр, куаналар, Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Ләкин бу Яңа ел шартлыкларына, куанычларына Убырлы карчыкның бик нык ачуы килә. Ул урманда яшәүче кош-кортларны, җәнлекләрне үзенең салкын җилләре, кар-бураннары белән җәфалый. Убырлы карчык шатланган җәнлекләрне, кош-кортларны яратмый, чөнки ул ялгыз, аның дуслары юк. Шуңа күрә, ул җәнлекләрне шатлыкларыннан туктатырга тели.
Ә көннәрдән бер көнне ул барлык җәнлекләр, кош-кортларны кар белән каплап китә. Шул рәвешле иске ел хуҗасы Маймыл да кар астында күмелеп кала. Ә ул киләсе Яңа ел хуҗасы Әтәчне эзләп ерак илләрдән юлга чыккан була. Маймыл кар астыннан чыгып, башкаларны да кардан арындыра, ә аннары алардан Әтәчне табарга ярдәм итүләре сорый. Чөнки ул Яңа ел вазыйфаларын Әтәчкә тапшырырга тиеш.