РФ һәм Татарстанның атказанган артисты Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улын туган көне белән котлыйбыз!!!

Бүген, 15 нче декабрь көнне, Россия Федерациясе һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты һәм Габдулла Кариев театрына нигез салучыларның берсе булган Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафинның туган көне!

Хөрмәтле Нуриәхмәт ага! Сезне олы бәйрәмегез – туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез.

САФИН НУРИӘХМӘТ ВӘЛИӘХМӘТ улыЗур бәхет ул зур сәхнәдә
Зур артист булу.
Һәрбер рольне зурдан уйнап
Зур заллар җыю.

Зур сәхнәгә кыска юл юк —
Бар тик зурысы!
Үз эшеңне сөюнең дә
Кирәк олысы!

Тамашачы күңелен дә
Нык сөю кирәк,
«Һәр кешегә бәхет бирәм!» —
Дип типсен йөрәк.

Тамашачы йөзендәге
Матур елмаю.
Я йөрәген бушатырдай
Үксеп елавы —

Барысы да бик зур хезмәт!
Ә сез — остасы!!!
Яшь артистлар өчен дә Сез
Үрнәк, остазы!

Бүген сезгә кул чабабыз
Исәнлек теләп!
Тамашачы күңелен күрсен
Сезнең зур йөрәк!

Озын гомер!!! Сәхнәләрдә
Якты балкыгыз!
Сездән көтә яңа рольләр,
Газиз халкыгыз!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 15.12.2017