Сабалылардан Кариев театрына респект (тамашачы фикере)!

Г.Кариев театрының Саба районында иҗади сәфәре ахырына якынлаша. 22-28 гыйнвар көннәрендә театрыбыз 8 мәдәният йортында булып, 2 спектакль – “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев) һәм “Светофорда кунакта” (Аманулла) – күрсәттеләр. Кызыклы тамашалардан соң сабалылар фикерләре белән уртаклашты.

Эзмәдә узган спектакль турында Димитриева Ләйсән яза:

“Яктылык җитми… Нур җитми тормышта… Бу ситуациядан чыгуның бер генә ысулы бар-ТЕАТР! Ярый әле безне сөендереп торучы яшь татар артистлары бар. Әйе, әйе, мин шушы көннәрдә Саба районы халкын рухи яктан баетучы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры турында сөйлим. Безне, дөньяның караңгы якларын оныттырып, вакытлыча гына булса да, үзегез белән бүтән галактикага алып китүегезгә бик зур рәхмәт! Эльдар Гатауллинга аерым респект!”

Саба тамашачылары фикере

Спектакльләрне карап, илһам алган Зилә Хассамова:

“Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Югары Симет мәдәният йортында Р.Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль бик матур булды. Яшь артистларның үз образларын оста, матур итеп тудыра алуларына сокланып утырдык. Спектакль комедия жанрында булса да, елатып та алды. Әфләтүн ролен башкарган егет үз роленә шул кадәр кереп китте ки, хәтта куйган микрофоннар төшеп китте. Егетләр, кызларга “Афәрин!” дип кенә әйтәсе килә. Гомумән, бу театр безгә ел саен яхшы спектакльләр генә алып килә. Алга таба Г.Кариев театры артистларына иҗатларында уңышлар теләп, кабат үзебезнең сәхнәдә көтеп калабыз.”

Саба тамашачылары фикере

Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты да спектакль турында үз фикерен җиткерде:

“27 гыйнвар көнне мәктәбебезнең 1-6 сыйныф укучылары район мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры тарафыннан куелган “Светофорда кунакта” исемле спектакльне карадылар. Тамаша башланганчы укучылар алдында район ЮХИДИ инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы чыгыш ясады. Ул тамашачыларны юлда йөргәндә сак булырга, кагыйдәләрне бозмаска чакырды.

“Светофорда кунакта” спектакле бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Әлеге тамаша барышында укучылар, куяннар белән берлектә, тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен искә төшерделәр. Артистлар белән тамашачылар арасында барган әңгәмә дә дустанә рухта булды. Мондый чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!”

Саба тамашачылары фикере

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 29.01.2018