Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиеваның туган көне!

Бүген, 27 нче июнь көнне,  Татарстанның атказанган артисты (2009), “Тантана” театр фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче (2012) Габдулла Кариев театры артисты Камалиева Энҗе Фарук кызының туган көне!

Театрыбыз коллективы исеменнән Энҗе Фарук кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, шатлык, муллык телибез!

КАМАЛИЕВА (ФАЗЫЛҖАНОВА) ЭНҖЕ ФАРУК кызы

Сез – сәхнәнең гүзәл кошы,
Сез – сәхнә сандугачы.
Алмабану, Маша, Мәрьям,
Роза, Шәфкать туташы,

Сәрвиназ вә Камилә сез,
Фатыйма, Гөлфәния.
Гөлҗиһан вә Укытучы,
Тиен, Куян, Талия…

Сәхнәдәге һәрбер роль дә
Сезгә шундый килешә.
Сез уйнаудан тамашачы
Я елый, я көлешә.

Үзәкләргә үтеп керә
Һәрбер әйткән сүзегез.
Йөрәкләрдә истә кала
Елмаюлы йөзегез.

Туган көн белән котлыйбыз!!!
Гел бәхетле булыгыз!
Зур рольләр Сезгә телибез,
Күп булсын уңышыгыз!

Елмайган матур йөзегез,
Мәңге шулай балкысын!
Тормышның сезгә телибез
Ак бәхетле, баллысын!

Ихтирам белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 27.06.2017