Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиевны туган көне белән тәбрик итәбез!

Бүген театрыбызның күренекле артисты — Татарстанның атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы Камалиев Илфат Дамир улының туган көне! Коллективыбыз исеменнән Илфат Дамир улын туган көне белән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, тормышында һәм эшендә уңышларга ирешүен телибез!

Туган көн — ул бәйрәмнәрнең
Иң матуры, затлысы.
Иң шатлыклы, куанычлы,
Сөенечле, яктысы.

Якты булсын, затлы булсын
Бүген туган көнегез!
Чын күңелдән шатланыгыз,
Елмаегыз, көлегез!

Тамашачылар сөенсен
Сәхнәдә күреп сезне!
Һәр рольдә дә төп геройдай
Тоегыз үзегезне!

Ныклы сәламәтлек, саулык
Чын күңелдән телибез!
Матур үтсен, ямьле үтсен
Бүген туган көнегез!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 06.01.2018