Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллинаны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 2 нче август көнне, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев театрының күренекле артисты Сөнгатуллина Халидә Мәгфурьян кызының туган көне!

Халидә ханым Сөнгатуллинаны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез! Бәхет-шатлыкка бай тормыш, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

Тормышларның иң-иң матур чагы хәзер,
Ни теләсәң барысы да була әзер.
Ни уйласаң – барысы да чынга аша,
Яхшы уйлар, яхшы теләк булсын имди.

Тормышыгыз якты булсын, матур булсын,
Бәхет шатлык көн дә ишек шакып торсын!
Гаиләдә һәм эштә дә эшләр уңсын,
Якыннарның бар да яхшы булсын имди.

Сәламәтлек телибез без чын күңелдән,
Елмаегыз, шатланыгыз гел бүгеннән!
Иҗатыгыз яңа үрләр яулый барсын,
Без һәммәбез шатланырбыз моңа имди!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 02.08.2017