Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр …

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла.

Габдулла Кариев театрына нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006).

Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 нче февралендә куела.

ТЕАТР ЕЛЪЯЗМАСЫННАН:

2003 ел, июнь – Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узган «АРТ-ОРДО» I Халыкара театр фестивалендә Р. Батулланың «Сак-Сок» спектакле (реж. Р. Әюпов) «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңеп чыгып, Лауреат ДИПЛОМЫНА лаек була. Театрның талантлы артисты Илфат Камалиевка тискәре образны – Албасты ролен яхшы башкарганы өчен фестивальнең махсус ДИПЛОМЫ, ә композитор М. Шәмсетдинова “Фестивальнең оригиналь музыкасы” номинациясендә ДИПЛОМга лаек була.

2004 ел – Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эль) узган «Кугу сорта» (Зур шәм») этно-арт театр фестивалендә артистларның һөнәри осталыгы һәм этник традицияләрне аңлатуга керткән зур өлеше өчен, театр II дәрәҗә ДИПЛОМ белән бүләкләнә.

2006 ел, 3-10 июнь – Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узган «АРТ-ОРДО» II Халыкара театр фестивалендә «Иң шәп спектакль» номинациясендә «Печән базары» спектакле (реж. Р. Әюпов) I нче урынны ала.

2011 ел, 13-19 апрель – “Печән базары”, “Йосыф-Зөләйха” спектакльләре (реж. Р. Әюпов) белән ТӨРКИЯнең Конья шәһәрендә узган Төрки халыкларның IV Халыкара театр Фестивалендә катнаша.

ГАБДУЛЛА КАРИЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНЫҢ 1988 ЕЛДАН БАШЛАП 2002 ЕЛГА КАДӘР КУЕЛГАН СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ

1988 – “Намус хөкеме» Диас Вәлиев. Реж. Фәрит Хабибуллин
1989 – «Мәхәббәт моңнары» Әсгать Айдар. Реж. Фәрит Хабибуллин
1989 – «Сандугачлар килгән безгә» Илдар Юзеев. Реж. Нуриәхмәт Сафин
1989 – «Тозакка төшкән ачу» Нәби Дәүли. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 – «Үги кыз» Абдулла Әхмәт. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 –  «Уеннан – уймак» Шаhиморат Зәйни. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 – «Атылган йолдыз» Фәүзия Бәйрәмова. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 – «Кадерне белмәүче бурсык» Н.Новосельская, Әнәс Камал тәрҗемәсе. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 – «Хыялдагы дөнья» Фәнәвил Галиев. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 –  «Беренче мәхәббәт» Хәй Вахит. Реж. Ришат Хаҗиәхмәтов
1993 – «Оят төне» Б.Мөкаев,  Нуриәхмәт Сафин тәрҗемәсе. Реж. Фәрит Хабибуллин
1994 – «Мәкер hәм мәхәббәт» А.Шиллер, Габдула Шамуков тәрҗемәсе. Реж. Ренат Әюпов
1994 – «Кырларым – тугайларым» Туфан Миннуллин. Реж. Фәрит Хәбибуллин
1995 – «Керпе малае дуслар эзли» Рафис Корбан. Реж. Линар Садриев
1996 – «Башмагым» Таҗи Гыйззәт. Реж. Ренат Әюпов
1996 – «Тайгак кичү» Ибраhим Сәләхов. Реж. Фәрит Хәбибуллин
1996 – «Үп мине, Зәйтүнә» Нәзифә Кәримова. Реж. Ренат Әюпов
1996 – «Яшен чаткысы» Ш.Сарымсаков. Реж. Фәнәвил Галиев
1996 – «Бер күрешү – үзе бер гомер» Фәнис Яруллин. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Ленар Садриев
1996 – «Кичер мине, әнкәй» Рабит Батулла. Реж. Ришат Хаҗиәхмәтов
1997 – «Шау-шулы көн» Виктор Розов, Әнвәр Хәйри тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1997 – «Әй, син, исәнме?» Геннадий Мамлин. Реж. Азат Зарипов
1997 – «Помада мәсьәләсе» Идрис Богданов. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Празат Исәнбәт
1997 – «Мисс убырлы» Фәнәвил Галиев. Реж. Фәнәвил Галиев
1998 – «Хуш, Хәйбуш» Ильдар Юзеев. Реж Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Ленар Садриев
1998 – «Без барабыз, барабыз, барабыз…» Николай Коляда. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1998 – «Кызлар – йолдызлар» Шамиль Рәкыйпов. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1998 – «Кояш нуры» А.Попеску, Р.Яппарова тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
1998 –  «Түбә» Александр Галинин, Фәнәвил Галиев тәрҗемәсе. Реж. Фәнәвил Галиев
1999 –  «Мәхәббәт өчпочмагы» Фәнәвил Галиев. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1999 – «Борын-борын заманда» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
1999 – «Дөреслекме бу?» Инга Бикмулатова. Реж. Азат Зарипов
1999 – «Босния хатыннарына мәрсия» Нәзиhә Араз, Р.Мөхетдинов тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
2000 – «Шүрәлеләр ни атлы?» Галимҗан Гыйльманов. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
2000 – «Хикмәт бабай хикмәтләре» Альберт Гадель. Реж. Альберт Гадельшин
2000 – «Кар кызының бәхете» Галимҗан Гыйльманов. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
2001 – «Тартюф» Ж.Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗемәсе. Реж. Әмир Камалиев
2001 – «Моңлы ядкарь» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Гүзәл Аппаксылу» Радиф Сәгъди. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Мияубәк hәм Чичиета Фәнәвил Галиев. Реж. Азат Зарипов
2002 –  «Узма, яшьлек заяга» Фәнәвил Галиев. Реж. Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Галиев
2002 – «Светофорда кунакта» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Ялгыз агач шаhит» Рузилә Камалиева. Реж. Әмир Камалиев
2003 – «ТАПКЫР ЕГЕТ», Д.Аппакова, Режиссер – Рамил Фазлыев
2003 – “КИЛМЕШӘК”, Х.Ибраһим, Реж. Гөлнур Шәрипова, Сәхнәгә куючы режиссер Азат Зарипов
2003 – “САК-СОК”, Р.Батулла, Режиссер – Ренат Әюпов
2003 – “ДИЛӘФРҮЗГӘ ДҮРТ КИЯҮ”, Т.Миңнуллин, Реж. Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты
2003 –  “КӨЗЕБЕЗНЕҢ ЯЗЫ”, Р.Шәриф, Реж. Раушан Шәриф
2003 – “ИСКЕ КУРЧАКЛАРДА ЯҢА ЕЛ”, Р.Сәгъди, Реж. Ренат Әюпов
2003 – “АЛМАЧУАР”, Ф.Галиев, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “КЫЮ КЫЗЛАР”, Т.Гыйззәт, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “БИЧАРАКАЙ”, Р.Батулла, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “КАР ИЛЕ ПАТШАБИКӘСЕ”, Е.Шварц, Ф.Галиев тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов
2005 –  “СЕРЖАНТ”, И.Сираҗи, Реж. Ренат Әюпов
2005 – «ГАШЫЙК БУЛАСЫМ КИЛӘ», Т.Миңнуллин, Реж. Ренат Әюпов
2006 – “ПЕЧӘН БАЗАРЫ”, Р.Әюпов, Реж. Ренат Әюпов
2006 – “ҖЫРЛАРЫМ”, Ф.Галиев, Реж. Фәнәвил Галиев, Татарстанның атказанган артисты
2006 – “АМАЗОНКА ҺӘМ АЙДАР”, И.Зәйниев, Реж. Ренат Әюпов
2006 – “КОРОЛЬ ЛИР”, У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов
2006 – «СЕРЛЕ БАЛДАК МАҖАРАЛАРЫ», М.Закирова, Ю.Сафиуллин, Реж.М.Закирова
2007 – “АЛХИМИК”, П.Коэльо, Реж. Р.Әюпов
2007 – “ЙОСЫФ-ЗӨЛӘЙХА”, К.Гали, Н.Гайнетдин инс., Реж. Р.Әюпов
2007 – “УРМАН-CLUB», И.Зәйниев, реж. Илфат Камалиев
2008 – “УМЫРЗАЯ”, Р.Харис, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2008 – “ИР, ЕГЕТ, ЧИБӘРКӘЙ ҺӘМ ТӘРӘЗӘ”, Рэй Куни, Мих.Мишин, Х.Ибраһим тәрҗ., Реж. Азат Зарипов
2008 – “БҮРЕ ҺӘМ КӘҖӘ”, Р.Корбан, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2008 – “КЫШКЫ ӘКИЯТ”, Ш.Фәрхетдинов, реж. Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты
2009 – “НИЧЕК МИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА?”, М.Гыйләҗев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2009 – “ГАЛИЯБАНУ”, М.Фәйзи, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “БАШМАГЫМ”, Т.Гыйззәт, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “ИЛЬДУС WINDOWS”, Р.Харис, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ, БЕЗ АЕРЫЛЫШАБЫЗ”, И.Юзеев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “ТИСКӘРЕГӘ АВЫЗЛЫК”, У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “КЕРПЕ МАЛАЕ ДУСЛАР ЭЗЛИ”, Р.Корбан; Реж. Альберт Гаффаров
2011 – “ЗӘЙТҮНӘКӘЙ”, Р.Батулла, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “ҖИДЕ КЫЗ”, Н.Исәнбәт, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – “Мастера – детям” номинациясендә РФ Театр әһелләре берлеге ГРАНТы алган әсәр
2012 – “НИГЕЗ ТАШЛАРЫ”, Т.Миңнуллин, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2012 – “АК БАРС МАҖАРАЛАРЫ”, Х.Ибраһим, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2013 – “ӘЙДӘ БАРЫЙК, КЫЗЛАР КАРЫЙК”, Р.Вәлиев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2013 – “SUPER СВЕТОФОР», Аманулла, реж. Ильфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты
2014 – “КАЗАН ЯТИМЕ”, Р.Зәйдулла, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2014 – “ӘЙТ ӘЛЕ, КҮБӘЛӘК”, Т.Миңнуллин
Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2015 – “АЙРЫЗ БАТЫР”, Р.Зәйдулла, Ренат Әюпов. Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
ТР Театр әһелләре берлеге ГРАНТЫ ярдәмендә сәхнәләштерелде
2015 – “КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ, Р.Батулла, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2016 – “АРТИСТ”, Р.Зәйдулла, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты
2016 – “ГАШЫЙКЛАР УТРАВЫ”, Р.Сәгъди, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты
2016 – “ШИРБӘТ АЕ”, А.Попов, Х.Ибраһим тәрҗ., реж. Ильфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты