Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Театрыбызның баш администраторы Әдилә Гәрәеваны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 7 декабрь көнне, Габдулла Кариев театрының баш администраторы Гараева Әдилә Альфред кызының туган көне!

Театрыбыз коллективы исеменнән Әдилә Альфред кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Эшендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, иҗади үрләр яулавын теләп калабыз.

ГАРАЕВА ӘДИЛӘ АЛЬФРЕД кызы

Кояш кебек балкыр чагың,
Тормыш сукмакларында.
Хәтта гөлләр чәчәк ата
Елмайган чакларында.

Бәхетле бул, һәрвакытта
Уңышлар юлдаш булсын.
Йөзең матур, җаның тыныч,
Күңелләрең саф булсын!

Бәхетле бул, бу тормышта
Иреш зур уңышларга!
Бай бул яхшы иптәшләргә,
Саф күңелле дусларга!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 07.12.2017