"Артист"

"Артист"

Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян ителә. Кешеләр яңа формалар барлыкка килүен тоялар, шушы шартларда үзләрен табарга омтылалар. 

Шушы вакыйгалар барышында “Сәйяр” труппасы төзелә, ул үз тамашачысына Галиәскәр Камалның “Бәхетсез егет” спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Труппаның режиссеры Габдулла Кариев (бунтарь йөрәкле кеше һәм татар театрын төзү идеясенә фанатларча ышанучы) һәм аның дусты, яшь актер Сакмарский афишалар эләләр, “Шәрекъ” клубына кайтып, артистларның репетициягә килүен көтәләр.

Зөләйха ролендә яшь, талантлы артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская уйнарга тиеш. Габдулла Кариев артистларның костюмнары һәм сәхнә пәрдәсе әзер булганга сөенә. 

Билгеләнгән вакытка театның әйдәп баручы артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелегендә бер төркем артистлар керә. Һәм ул үзенең яңа труппа төзеп Башкортостанга китәргә җыенуын хәбәр итә. Артистлар бер-бер артлы режиссерга үзләренең ризасызлыкларын белдерә, аны намуссызлыкта, хезмәт хакларын үзләштерүдә гаеплиләр. Һәм үзләре белән декорацияләрнең бер өлешен алып, китәләр.

Чарасыз калган Кариев үз-үзе белән сөйләшә башлый. Рәхмәт сиңа, ди ул. Ләкин бит кеше бер урында гына тора алмый, ул хәрәкәт итә, алга бара. Ә син, ханым, труппадан китеп, Миңлебай арбадан төшеп калды, дип уйлап куйгансыңдыр. Ялгышасың! Сынаулар миңа файдага гына. Бу минем тормышым. Көрәштә генә дөреслекне табачакбыз. Шундый театр булыр, аның исемен алтын хәрефләр белән язарлар, ди ул. 

Яңалык әкренләп бөтен тирә-юньгә тарала һәм “Шәрекъ” клубына режиссер Кариевка ярдәм итү теләге белән гади халык җыела башлый. Кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер музыка уен коралларында уйный. Әкренләп гади халык ярдәме белән яңа труппа төзелә. Шушы вакытта көтмәгәндә Кариев янына Кәрим Тинчурин кайтып төшә, ә ул үзе белән яңа пьеса алып килгән “Каракүз” дип атала. 

Спектакльдә мөһим сюжет линиясе бар – мәхәббәт, шәхси мәхәббәт. Габдулла Кариев белән бергә авылдан килгән Мәүлүдә аңа гашыйк (Габдулла да аны ярата, ләкин театр белән шөгыльләнеп, якташына игътибар да итми, ә аның образын һәвакыт йөрәгендә йөртә!) һәм дусты һәрвакыт чиста-пөхтә йөрсен өчен ул кер юучы булып эшкә урнаша. Артистка булу теләге кыз өчен тормышка ашмас кебек тоела. Һәм көтмәгәндә вакыйгалар башка борылыш ала – аның чиста тавышы һәм җыры, гасырлардан яңгыраган шикелле, халык күңеленә үтеп керә. Аңа төп роль – Каракүз ролен бирәләр! 

“...Мәүлүдә! Шушындый тавышны яшереп йөрү бу бит зур гөнаһ! Бу тавышны меңнәрчә, миллионнарча тамашачы ишетергә тиеш! Менә бит ул минем Каракүзем, минем героиням!” дигән сүзләр спектакль азагында Габдулла Кариевның финал сүзләре буларак яңгырый.

Режиссёр:
Жанр: