"Галиябану"

"Галиябану"

“Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану» пьесасын 1916 елда, Беренче бөтендөнья сугышы чорында язган. Бер әсәр үрнәгендә күп кенә музыкаль драма һәм пьесалар язылган. Соңрак опера, балет булып үскән мили музыкаль театр да “Галиябану”дан башланып китә. “Галиябану” музыкаль драмасы алар арасында аерым урын алып тора, чөнки М.Фәйзи авыл яшьләре арасындагы саф хисләрне ачып, үзенең туган халкына мәхәббәтен чагылдыруда югары дәрәҗәгә ирешкән. Һәм иҗатында үзәк урыннарның берсен алып торган “Галиябану” әсәре Мирхәйдәр Фәйзине татар халкына аеруча якынайта. Автор аларны шаккатыргыч дәрәҗәдә эчкерсез, көчле итеп гәүдәләндерә һәм бу аның әсәрләрен мәңгеләштерә. М.Фәйзинең бу әсәре аның шәхси иҗатын бәяләүдә генә түгел, ә татар театры һәм татар драматургиясе үсешендә дә зур роль уйный.

“Галиябану” авыл халкы тормышын чагылдыручы, аның кичерешләрен җыр һәм музыка аша чагылдыручы беренче татар драматургия әсәре. Һичшиксез, М.Фәйзи новатор, җыр-музыка спектакльнең тышкы бизәлеше генә булып калмыйча, аның сюжет линиясенә үрелеп бара, әсәрнең нигезе булып тора.

“Галиябану” музыкаль драмасы дөнья әдәбиятындагы мәңгелек теманы – гашыйк парлар Хәлил белән Галиябануның эчкерсез мәхәббәтен чагылдырып кына калмый, аларның фаҗигале язмышын да яктырта. 

Спектакльнең башыннан азагына кадәр яшьләрнең бәхеткә омтылышы сурәтләнә. Барысы да гап-гади кебек: Хәлил белән Галиябану бер-берләреннән 13 яшьтән бирле яраталар. Алар өчен шушы хисләр барысыннан да өстен: Хәлил мәхәббәте хакына һәлак була. Шуңа да карамастан, тамашачылар чын мәхәббәтнең мәңгелек булуына ышаналар. Мәхәббәт хакына үлеп кенә мәхәббәтне юкка чыгарып булмый. Галиябану үз мәхәббәтен югалта, ләкин ул мәхәббәте хакына җиңеп тә чыга: ул Исмәгыйльне үз җинаятен танырга мәҗбүр итә. Әсәрнең кыйммәте дә әнә шунда: саф хисләр сатылмый.

Режиссёр: