"Гашыйклар утравы"

"Гашыйклар утравы" (комедия)

Вакыйгалар Инсаф хезмәт иткән хәрби частьта башланып китеп, аның туган авылы Атсөярдә дәвам итә. 

Армия сафларында хезмәт срогын тутырган Инсафны туган авылына озаталар. Ул Атсөяр авылыннан, аны анда сөйгән кызы Ләйсән зарыгып көтә. Тимер юл вокзалында Инсаф үзе кебек үк армиядән кайтып килүче татар егетләре – Данияр белән Степанны очрата. Алар сөйләшеп китәләр һәм юл уңаенда Инсаф аларны үз авылларына берничә көнгә кунакка кайтып килергә чакыра. Ул авылда аларга чибәр кызлар булачагына да ышандыра.  Кызлар дигәндә егетләрнең күзләре кыза, алар бик шатланып риза булалар.

Ә авылда... Ләйсән үзенең дус кызлары Фирүзә һәм Әнисә белән мәш килеп эш турында, авыл турында гәпләшәләр. Авыл тарала, укытырга балалар бетеп бара, җир эшкәртергә техника юк, яшьләр авылда калмый, шәһәргә качу ягын карыйлар... 

Күп маҗараларга үтеп егетләр авылга кайтып төшәләр. Танышканнан соң Инсаф белән Ләйсәннең дус кызлары бер-берләренә гашыйк булалар. Әнисә белән Степанның уртак мавыгулары да бар – икесе дә техника ярата. Ә туй кайчан булачак соң?!. Соңыннан ачыкланганча, Инсаф белән Ләйсән бертуктаусыз бәхәсләшәләр: Ләйсән никах туен парашюттан сикереп вертолетта үткәрергә тели, ә Инсаф моның мөмкин түгеллеген аңлатырга тырыша. 

Ләкин авылда генерал Исмәгыйлов җитәкчелегендәге хәрби техника пәйда булуы сәбәпле, вакыйгалар кискенләшә. Генерал кайдадыр еракта гади халык яшәүче авыл барлыгы турында башына да китермәгән икән бит!.. генерал кулында Саклану министрлыгы приказы һәм ул аны үтәргә тиеш. Ләкин “полковник” кушаматлы авыл хакимияте башлыгы Гөлсирин җитәкчелегендә авыл халкы хәрби өйрәнүләргә каршылыгын белдерә. Инсаф генералның үз командиры булуын танып алып, аннан авыл халкын яклавын үтенә. Генералның катгыйлыгы һәм кырыслыгы Гөлсириннең җылы карашы һәм эчкерсезлегеннән юып алгандай юкка чыга.  Исмәгыйлов хәрби өйрәнүләрне башка объектка күчерергә карар  кыла. Шулай ук Инсаф белән ләйсәнгә дә ярдәм итәргә алына. Ул яшьләр белән парашюттан сикерү буенча өйрәнүләр алып бара. Нәтиҗәдә, Ләйсәннең теләге тормышка аша: Атсөяр авылы мәхәббәт утравы әверелә.

Тик... казармада Инсаф Ташкиндеев парашюттан сикерү буенча төрле санаулар кычкырып, иптәшләренә йокларга комачаулый. 

Төш, матур төш! Ләкин төшләр бит тормышка да ашарга мөмкин, бары тик ышанырга гына кирәк!
 

Режиссёр:
Жанр: