Театр турында - матбугат

  • Кариев театрын нинди яңалыклар көтә?

    Кариев театрын нинди яңалыклар көтә

    4 октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонын ача. Бу ел театр өчен чыннан да үзгәрешләр алып килде. Беренчедән, театр яңа, үз бинасына күченде. Икенчедән, биредә хәзер яңа директор – Гүзәл Сәгыйтова. Яңалыклар әле моның белән генә чикләнми...

    Җәлилдән – Исхакыйга кадәр

  • Яңа сезонда бар да яңача

    Яңа сезонда бар да яңача

    Әле күптән түгел генә “квартирант” булудан туктап, яңа биналы булган Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында кабат бәйрәм: 31нче сезон ачылышы. Юбилей сезонына театр зур үзгәрешләр белән аяк баса. 5 сентябрьдә театр коллективына яңа җитәкче – “Калеб” проектына нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова тәкъдим ителде. Театр хезмәткәрләре дә, тамашачылар да биредә быел, һичшиксез, яңа сулыш тоячак. 

  • Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

    Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак

    Киләчәктә Кариев театрының залы трансформацияләнә торган булырга мөмкин. Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Мейерхольд үзәге кебек үзгәртелә торган залда эшләү хыялы белән уртаклашты.

    “Баштан ук шулай хыяллансак та, ул безнең килеп чыкмаган иде. Клуб системасындагыча утыргычлы зал эшләнде. Ләкин алга таба финанслар табып бу залны үзгәртү теләге бар”, - диде ул.

  • Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

    Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

    Кариев театры быел тамашачысына премьералар парады вәгъдә итә. Яңа театр сезоны ачылыр алдыннан Кариев театры матбугат конференциясе үткәреп, үзенең алдагы планнары белән таныштырды.

    Матбугат конференциясен театрның яңа директоры, шактый еллар еллар журналист булып эшләгән һәм “Калеб” иҗат берләшмәсен оештырган Гүзәл Сәгыйтова үзе алып барды. Журналистлар белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, иң олпат актеры Нуриәхмәт Сафин һәм театрның балетмейстеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла очрашты.

  • Камал театры Кариев театрына “Һөнәр” фестивален бүләк итә

    Камал театры Кариев театрына “Һөнәр” фестивален бүләк итә

    Камал театры үзенең ун ел дәвамында алып барган “Һөнәр” яшь режиссура фестивален Кариев театрына бүләк итәргә әзер. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әйтелде.

    Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган брифингта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов быел “Һөнәр” фестиваленең унынчы тапкыр үткәрелүен искәртте. Быел фестиваль 3-9 декабрь көннәрендә үткәреләчәк.

  • "Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк

    "Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк

    Бүген Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова үзенең беренче матбугат конференциясен оештырды. Матбугат очрашуында "Калеб" берләшмәсенең киләчәктәге эшчәнлеге турында да сүз барды.

  • Кариев театры премьералар гына күрсәтәчәк

    Кариев театры премьералар гына күрсәтәчәк

    “Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының быелгы сезоны премьералар парады булачак”, — диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, 31нче сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә.

    Ренат Мирзахәсән улы әйтүенчә, театрга финанс “агымы” да барлыкка килә башлаган. Өч спектакль өчен Бердәм Россия грантын алганнар.Шулай ук яшь режиссерлар да җәлеп итәләр. Яшьләргә үзләрен сынап карарга һәм эшләп күрсәтергә мәйдан бар дигән сүз.

  • Гүзәл Сәгыйтова: "Кариев театрының йөзе үзгәрәчәк"

    20 сентябрь Кариев исемендәге яшь тамашачы театры яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуы үткәрде. Азатлык театрның әле күптән түгел билгеләнгән директоры Гүзәл Сәгыйтовадан яңалыклар, театрда көтелгән үзгәрешләр турында сорашты.

    – Гүзәл, Кариев театрына директорлык тәкъдимен ничек кабул иттең? Көтелмәгән хәл булдымы, әллә андый фаразлар бар идеме?

  • Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

    Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

    Бүген Гүзәл Сәгыйтова рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште. Яңа җитәкчене, театр труппасы белән очрашып, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәкъдим итте. 

    Театр бинасында узган чарада Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры өчен яңа проектлар әзерләвен, киләчәктә аларны чынга ашырырга тырышачагын әйтте.

  • Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

    Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

    Республиканың быелгы театраль сабантуенда баш батыр булып Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул бу титулга Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны җиңеп лаек булды. Дөрес, җиңүнең чиста аркага салу белән түгел, ә балл белән булуы артист-тамашачылар арасында бераз бәхәс тудырды. Әмма баш хөкемдар үз сүзен әйтте – Илдар Әхмәдуллинның кулын күтәрде. 

    Илдар Әхмәдуллинга автомобиль ачкычлары тапшырылды. Баш батырга автомобиль бүләк ителү - театр сабантуеның традициясе.

Битләр