Театр турында - матбугат

  • "Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк

    "Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк

    Бүген Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова үзенең беренче матбугат конференциясен оештырды. Матбугат очрашуында "Калеб" берләшмәсенең киләчәктәге эшчәнлеге турында да сүз барды.

  • Гүзәл Сәгыйтова: "Кариев театрының йөзе үзгәрәчәк"

    20 сентябрь Кариев исемендәге яшь тамашачы театры яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуы үткәрде. Азатлык театрның әле күптән түгел билгеләнгән директоры Гүзәл Сәгыйтовадан яңалыклар, театрда көтелгән үзгәрешләр турында сорашты.

    – Гүзәл, Кариев театрына директорлык тәкъдимен ничек кабул иттең? Көтелмәгән хәл булдымы, әллә андый фаразлар бар идеме?

  • Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

    Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр

    Бүген Гүзәл Сәгыйтова рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште. Яңа җитәкчене, театр труппасы белән очрашып, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәкъдим итте. 

    Театр бинасында узган чарада Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры өчен яңа проектлар әзерләвен, киләчәктә аларны чынга ашырырга тырышачагын әйтте.

  • Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

    Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

    Республиканың быелгы театраль сабантуенда баш батыр булып Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул бу титулга Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны җиңеп лаек булды. Дөрес, җиңүнең чиста аркага салу белән түгел, ә балл белән булуы артист-тамашачылар арасында бераз бәхәс тудырды. Әмма баш хөкемдар үз сүзен әйтте – Илдар Әхмәдуллинның кулын күтәрде. 

    Илдар Әхмәдуллинга автомобиль ачкычлары тапшырылды. Баш батырга автомобиль бүләк ителү - театр сабантуеның традициясе.

  • "Без туган бер җепкә бергә теркәлеп..."

    Габдулла Кариев

    Нурлат төбәгендә туып-үскән, яшәгән кеше өчен мәдәни тормышның һәрчак кайнап торуы һәм бу кайнарлыкның Казан белән бер сулышта булуы табигый хәл. Әле 3 майда гына Нурлат районы Кизләү авылында күренекле мәгърифәтче, дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә фәнни-гамәли конференция уздырылды. Ә менә 8 майда бай тарихлы, борынгы Колбай Мораса авылы актер һәм режиссер, татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариевның туган көне уңаеннан башкала кунакларын каршылады.

  • “Мәхәббәт күгәрченнәре”

    “Мәхәббәт күгәрченнәре”

    Г.Кариев исемендәге татар яшьләр театры шактый вакыт “Әкият” курчак театры бинасында “фатирда” торганнан соң, элекке “Победа” кинотеатрының яңадан сипләнгән бинасына күчте. Театрның үз өендә тамашачыга күрсәткән беренче премьерасы – “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле.

    Владимир Гуркинның “Любовь и голуби” әсәрен татар теленә Хәбир Ибраһимов тәрҗемә иткән. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, рәссамы – Иршат Азиханов, хормейстеры – Лилия Зәйнуллина, балетмейстеры – Нурбәк Батуллин, дизайнеры – Розалина Мусабирова. 

  • Кариев театры артистлары кыйблага карап уйный: Татар яшьләр театры һәм аның яңа бинасы турында 24 мөһим факт

    Быел 26 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан үзәгендәге яңа бинага күченде. “Ниһаять, театрның үз куышы булды. Бу вакыйганы бик озак көттек. Аллага Шөкер, шушы көнгә килеп җиттек”, - дип шатлыгын уртаклашты театр директоры Мансур Ярмиев. "Интертат" электрон газетасы сезне бу яңа бинага экскурсиядә дәшә. Театр турында - 7, аның бинасы турында 17 факт тәкъдим итәбез.

  • Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде

    Бүген Кариев театры, Татарстанда беренчеләрдән буларак, татар телендә тифлокомментарийлы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен чыгарды. Кариев театрына спектакль карарга Кариев театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, 35 сукыр һәм начар күрүче җыелды.

  • М.Ярмиев татарча тифлокомментарийлы спектакль турында: Театрда бөтен уңайлыклар тудырылган

    Кариев театры Татарстанда, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләреннән беренче буларак, татар телендә тифлокомментарийлы спектакль чыгарачак. 20 май көнне “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар социаль әһәмияткә ия әлеге чара турында тулырак мәгълүмат бирде.

  • Үзебез яшь, тарихыбыз чал

    Үзебез яшь, тарихыбыз чал

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамшачы театры май аенда үзенең утыз еллыгын билгеләп үтәчәк. Күптән түгел театр яңа бинага да күченде. Менә шундый күңелле вакыйгаларга, мәшәкатьләргә төренеп язга аяк басты республикабызның иң яшь дәүләт театрларының берсе. Яшь булса да аның инде данлы тарихы, горурланып сөйләр эшләре, иртәгәге көнгә бихисап планнары бар. Театр директоры Мансур Ярмиев белән әңгәмәбез нәкъ шул хакта.

Битләр