Театр турында - матбугат

  • Көтеп алган бәхет кадерле

    «Мәхәббәт күгәрченнәре»

    Һәр гаиләнең тарихында аеруча истәлекле, бәхетле вакыйгалар була: гаилә кору, беренче бала туу, өй туе... Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «гаиләсендә» бу арада нәкъ шундый зур бәйрәм: театр Петербург урамы, 55Б адресы буенча урнашкан яңа нигезгә күченде. Бу шатлыкны уртаклашырга дип журналистларны дә кунакка дәштеләр һәм «Мәхәббәт күгәрченнәре» премьерасы белән «сыйладылар».

  • Кариевлар яңа бинада. "Бер рус сүзе дә кыстырмаячакбыз"

    Кариевлар яңа бинада

    Кариевлар яңа бинага спектакль карарга килүче татарча аңлаган яшьләр артыр, декорация, агач эшләре цехларына да урын табылыр дип өметләнә. Театрда эшләүчеләр яңа бинага куана.

    Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 26 апрельдә "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле белән тамашачыга яңа бина ишекләрен ачып җибәрде. Театрда эшләүчеләр дә, артистлар да зур куанычта.

    "Руслар да колакчын алмаска тырыша"

  • Тормышым - театр

     Фирүзә Зинәтуллина

    Аның исеме шарлавык белән бәйле. Әзербәйҗаннарда Фирүзә шарлавыгы турында бер риваять бар. Фирүзә исемле кыз биек кыядан сикергән дә шаулап торган шарлавыкка әверелгән. Кариев театры артисты Фирүзә Зинәтуллинаның әтисе әлеге риваятьне ишеткәннән соң кызына шул исемне кушкан. 

  • Кариев театры бүтән "квартирант" түгел

    Кариев театры

    Гладилов урамында урнашкан бинада да, «Әкият» балалар үзәгендә дә, үзләре әйтмешли, «квартирант» булып торган алар. Һәм, ниһаять, күптән көтелгән вакыйга – театрның үз бинасы ишекләрен ачты. Гадәттә, яңа фатирга башта мәчене кертәләр. Бу юлы театр актерлары журналистларны кертте. Хәер, бу һөнәр ияләренең аяклары җиңел булырында шикләре юк аларның.

  • Кариев театрының яңа бинасы ачыла

    Кариев театрының яңа бинасы ачыла

    26 апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа бина ачылу тантанасы була. Яңа сәхнәдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле куелачак. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Әлеге әсәр "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылган. Бу хакта журналистларга театр директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте.

  • «Кичер мине, әнкәй!»: елатты да, көлдерде дә

    «Кичер мине, әнкәй!»

    «Кичер мине, әнкәй!» – язучы Рабит Батулла әсәре буенча куелган спектакльнең исеме үк ана белән бала арасында нәрсәдер булганын аңлата шикелле.

    Инде күптән Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры куйган әлеге спектакльне, бигрәк тә якташларыбыз Фернат Насибуллин белән Илфат Гибадуллин катнашканга, бик көтә идек. Әлеге гыйбрәтле, тәрбияви яктан бик актуаль булган моңсу комедияне күрү бәхетенә без дә ирештек.

  • Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага күчте

    Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага күчте

    Бүген Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының шатлыклы көннәре. Театр тормышында зур вакыйга: яңа бинада яңа премьера күрсәтелә.

    Үз куышларын булдырганчы, шактый озын һәм сикәлтәле юл үтәргә туры килә коллективка. 1987 елда Фәрит Хәбибуллин нигез салган театр-студиянең тамаша залы булмый, спектакльләр мәктәпләрдә, авыл мәдәният йортларында, балалар йортларында күрсәтелә. Соңгы елларын театр “Әкият” балалар үзәгендә үткәрде, ниһаять, кариевлылар Офицерлар йорты дип аталган яңа бинага күчте.

  • Иң яхшысы – балаларга

    "Саранлыктан дәва"

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 1987нче елда Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырылган. Быел бу театрның тарихында үзенчәлекле вакыйга: 1988нче елның 25 нче февралендә Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле беренче премьера буларак сәхнәдә куелган булган. 30 яшьлек гомерендә саллы коллектив һәм репертуар туплаган яшь тамашачы театры балалар өчен дә тәрбияви, мавыктыргыч премьералар хәзерләве белән ихтирам яулый.

  • Габдулла Кариев театры журналистларга яңа спектакль тәкъдим итте

     “Саранлыктан дәва”

    Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры журналистларны Владимир Илюховның Халисә Уразова тәрҗемәсендә сәхнәләштерелгән “Саранлыктан дәва” исемле әкиятен тәкъдим итте.

    Спектакльнең премьерасы 14 февральдә Казанның “Әкият” курчак театрында узды.

    Әкиятне яшь режиссер Эльдар Гатауллин сәхнәләштергән. “Саранлыктан дәва” — режиссерның беренче спектакле.

    Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча “Грант” откан.

  • Әллә без артык яктырып, нурланып киттекме соң?

    “Керпе малае дуслар эзли”

    19 февраль Актанышта театр көне булды дисәк тә, һич ялганлау булмас. Район халкы бу көнне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәләштергән әсәрләрне тамаша кылды.

    Көндезге сәгатьләрдә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” спектакле куелды. Ике тапкыр күрсәтелгән әлеге сәхнә әсәрен балалар бакчалары нәниләре дә, мәктәп укучылары да бик җылы кабул итте.

Битләр