Театр турында - матбугат

  • Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

    Ярмиев Мансур Зиннур улы

    Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә эшләрендә аеруча уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләр алды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Казан шәһәренең “П.И.Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учрежденисенең скрипка классы буенча укытучысы Макухо Владимир Алексеевич Татарстан Республикасы Президенты Указы белән нәтиҗәле эше һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

  • Г.Кариев театрында “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” тамашасының пресс-спектакле күрсәтелде

    “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

    20 декабрь көнне Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленең премьерасы узачак. Кичә тамашаның пресс-спектакле күрсәтелде. Спектакль барышын күзәтүчеләр арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.

    Тамаша Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов әлеге әкият гаилә белән карау өчен туры килә, дип саный.

Битләр