Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Футбол җанатарлары Кариев театрында булды

    14 июньнән алып 14 июльгә кадәр, 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры иң популяр спектакльләрен күрсәтә. 
    16 июнь көнне, футбол чемпионатында Франция командасы җиңүеннән соң, егерме француз җанатары Кариев театрында узган “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектаклен карарга килде. Алар белән бергә тамашаны фин татарлары да үз итте. 
    Бу көннәрдә Казан халкы һәм кунаклар 30-нчы сезон премьераларын һәм иң популяр спектакльләрне күрә алачак.
     

  • Кариев театры чемпионат вакытында иң популяр спектакльләр күрсәтәчәк

    Кариев театры чемпионат вакытында иң популяр спектакльләр күрсәтәчәк

    2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында спектакльләр күрсәтеләчәк.

    14 июньдә тамашачылар З.Хөснуллинаның «Убыр Шоу» әсәрен карый ала. Башлана 14.00 сәг. 0+

    15 июньдә — Р.Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» пьесасы булачак. Башлана 19.00 сәг. 6+

    16 июньдә — В.Гуркинның «Мәхәббәт күгәрченнәре». Башлана 19.00 сәг. 12+

  • Афишада үзгәреш!

    Афишада үзгәреш!

    Кадерле тамашачылар! 15 июньгә билгеләнгән "Гашыйклар утравы" спектакле 30 июньгә 19.00 сәгатькә күчерелә. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! 
    Өстәмә мәгълүмат өчен касса телефоны: (843) 237-62-51
     

    Спектакль турында

  • Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

    Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

    8 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яшел үзән районында иҗади сәфәрдә булды. Яшел Үзән районында, районның Раифа җирлеге, Әйшә авылында балаларга Х.Ибраһим пьесасы буенча  куелган “Ак Барс маҗаралары”  спектакле тәкъдим ителде. 

  • Афишада үзгәреш!

    Афишада үзгәреш!

    Күпсанлы тамашачылар соравы буенча, 14 июнь көнне үтәчәк "Убыр-Шоу" спектакленең вакыты 11.00 сәгатькә күчерелә. Ә 21 июньгә билгеләнгән "Әйт әле, күбәләк" спектакле 22 июньгә сәгать 11.00га күчерелә. Хөрмәтле тамашачылар, сезне театрыбызда көтеп калабыз! 

     

  • Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

    Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

    2018 елның 6 июнендә 14:00 сәгатьтә Казан Ратушасында (К.Маркс ур. 33 йорт) Гүзәл Яхина “Дети мои” китабын тәкъдим итү кичәсе уздыра. 

    Әлеге роман 2018 елда чыга. Язучы бу романны, бер яктан, тарихи һәм этнографик материал дип атый. Икенче яктан, әсәр гомумкешелек тарихы турында. “Тарихи һәм этнографик материал – ул тышкы катлам гына. Әгәр дә тирәнрәк карасаң, ул гомумкешелек тарихы. Зур тарих һәм зур немец мәдәнияте “кечкенә” генә кешедән “зур”, “лаеклы” кеше ясый. Шушы ике асыл “кечкенә” генә кешене “олы” итә”, - ди Гүзәл Яхина.

  • Кариев театры балаларга бәйрәм үткәрде!

    Кариев театры балаларга бәйрәм үткәрде!

    1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен күрсәтте. Аны “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты җиңүчеләре, “Теремок” балалар үзәге, Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр" китапханәсе  әгъзалары, театрыбызның башка нәни кунаклары кызыксынып карады. 

  • Балаларны яклау көне белән!

    Балаларны яклау көне белән

    Бүген, 1 - нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 

    Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. 

    Хөрмәт белән, Кариев театры коллективы

  • Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Бүген  күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрының беренче директоры һәм режиссеры (1987-2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин тууына 77 ел тулган булыр иде.

  • Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Бүген Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы старт алды. Форумда Кариев театры артистлары, хезмәткәрләре дә катнаша. 

    “Нәүрүз” биш көн дәвам итәчәк һәм һәркөнне катнашучылар төрле семинар, мастер-классларда катнашып, Камал театры спектакльләрен карый алачак. Лекция һәм семинарлар актерлык һәм режиссерлык осталыгына, сценография, театр өлкәсендә менеджмент, тәнкыйть, заманча театрда автор хокуклары темасына багышлана. 

Битләр