Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Кариев театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы

    Кариев театрында «Ут чәчәге»  спектакленең премьерасы

    26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы! Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.

    Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый...

  • Театр елына 2019 сәгать калды

    Театр елына 2019 сәгать калды

    Бүген, 13 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үтте. Чарада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Лилия Низамиева, Энҗе Камалиева, Илдар Әхмәдуллин, Булат Гатауллин һәм театр училищесы шәкертләре уеннар, җыр-бию белән тамашачыларның күңелләрен күрде.

    «Мондый чаралар тамашачыга якын булу, аралашу өчен кирәк. Аларны ай саен үткәрү матур традиция булыр иде», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

  • 30нчы сезонның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

    30нчы сезонның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

    Узган 30нчы юбилей сезоны театрыбыз өчен шатлыклы вакыйгаларга, премьераларга бай булды. Болар: «Саранлыктан дару» әкияте һәм «Мәхәббәт күгәрченнәре» комедиясе. Ә инде «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (реж. Р.Әюпов) әкияте «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Тантана» Республика театраль премиясенә лаек булды.

    Һәр театраль сезон нәтиҗәләренә йомгак ясап, театр җитәкчелеге иң яхшы хезмәткәрләрне билгели һәм аларны бүләкли.

  • Яңа сезон ачылышы белән!

    Яңа сезон ачылышы белән!

    Бүген, 4 октябрьдә, без “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән яңа сезонны ачтык!

  • Керү тыелмый! Тыелмый! Тыелмый!

    Керү тыелмый! Тыелмый! Тыелмый!

    Театр сөюче дусларыбыз! Без сезгә сезон ачылышы уңаеннан бүләк әзерләдек. Куян Эдвард белән сәяхәткә чыгар алдыннан, сезне театр ишегалдында ук артистларыбыз перфоманс белән каршы алачак. Фойе, залда да сез гадәти булмаган тамашаның шаһиты булачаксыз. 

    - Нурбәк Батулладан перфоманс (Башлана -12.45);

    - Шигырьләр һәм шагыйрьләр ("Калеб. Яңа дулкын" вәкилләре);

    - Музыка (Болактагы Яшьләр театры оркестры солистлары);

    - Җанлы витрина;

    - "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле.

    Барысы да 4 октябрьдә - сезон ачылышында! 

  • Студент билеты күрсәт һәм ташлама ал!

    Студент билеты күрсәт һәм ташлама ал!

    Театр сөюче дусларыбыз! Ә сез беләсезме соң? Кариев театрында студентлар өчен билетларны ярты бәягә сатып алу мөмкинлеге бар.

    Шартлар бик гади: Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла.

    Белешмәләр өчен: (843) 237-62-51 

  • Кариев театрының ребрендингына конкурс

    Кариев театрының ребрендингына конкурс

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан итә! Театрның яңа брендына үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча тәкъдимнәр көтәбез! 

    Конкурсның максаты – символиканы формалаштыруда яңа алымнар эзләү, Кариев театрының бердәм яңа стилен булдыру. 

    Конкурс профессиональ белем бирү учрежденияләре студентлары арасында 2 турда үткәрелә.

    I турда эшләр  уку йортының бәйге комиссиясе тарафыннан сайлап алына.

  • Театрда сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе үтте

    Театрда сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясе үтте

    4нче октябрь көнне ачылачак яңа сезонда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче тамашачыларын кабул итәргә җыена. 31нче сезонда театрдан нәрсә көтәргә? Яшьләр театрының киләчәге нинди?

    Бу һәм башка сорауларга бүген, 20нче сентябрьдә, Кариев театрында уздырылган матбугат конференциясендә ачыклык кертелде. 

    Катнаштылар: 

  • Театрда Гаяз Исхакый әсәрен сәхнәләштерүгә керештеләр

    Театрда Гаяз Исхакый әсәрен сәхнәләштерүгә керештеләр

    Кариев театрында янә бер премьерага әзерлек башланды. "Ут чәчәге" һәм "Юлдаш юл билгеләре илендә" спектакльләренә репетицияләр бару турында хәбәр иткән идек инде. Ә хәзер артистларыбыз Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште.

    Режиссер - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. 

  • Сезон ачылу уңаеннан матбугат конференциясенә чакырабыз

    Хөрмәтле журналистлар! Сезне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 31 сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Чара 20 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә театрның Кече залында үтәчәк.

    Катнашалар: 

    Ренат Әюпов – театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе; 

    Гүзәл Сәгыйтова – Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры; 

Битләр