Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Кариев театрында биюгә яңа караш

    Кариев театрында биюгә яңа караш

    Театрда сезон әле ачылмаган, тик без тамашачылар өчен ачык. 1 октябрьдә Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары Кариев театры сәхнәсендә "Метаморфозы" физик театры перфомансын куячак. “Спектакль импровизациягә корылган. Без мәгълүматны тән белән җиткерәбез, шуңа аның нигезендә пьеса түгел, ә безнең – биючеләрнең тәҗрибәсе ята. Татарстанда бу юнәлештә без беренче иҗатчылар.”, - дип уртаклашты биюче Нурбәк Батулла. Тамашаның кураторы – һинд хореографы һәм педагогы Нарендра Патил.

    Башлана - 19.00 

  • Октябрь аена билетлар сатуга чыкты

    Октябрь аена билетлар сатуга чыкты

    Октябрь аена планнарыгыз бармы әле? Бездән тәкъдим - Кариев театрына килегез!

     Репертуар белән "Афиша" бүлегендә таныша аласыз.

    Билетларны кассада алырга мөмкин: (843) 237-62-51.

     

    Театрда күрешкәнгә кадәр!

  • Яңа сезонга - яңача

    Яңа сезонга - яңача

    Үзгәреш җиле Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына да кагыла башлады. Яңа җитәкче килү белән яшь тамашачы театры яшьләр мәйданына әйләнер дип көтелә. Сүз эчке үзгәрешләр турында гына түгел. Театрның тышкы ягын матурлау буенча эшләр башланды. 4 октябрь, яңа сезон ачылышында, инде ниндидер үзгәрешләрне күрә алырбыз дип ышанабыз! 

    Искәртеп үтәбез, 4 октябрь 13.00 сәгатьтә Кариев театры “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән яңа сезонын ача!

    Сезне көтеп калабыз! 

  • Тиздән яңа сезон ачыла!

    Тиздән яңа сезон ачыла!

    4 октябрьдә! Кариев театры яңа сезонын ача! Бу вакыйгага әзерлек бөтен көченә бара. Яңа сезонда театрның юбилее да билгеләп үтеләчәк. Димәк, бу театр өчен мөһим һәм җаваплы иҗат елы.

    Яңа сезонда яшь режиссерлардан - “Юлдаш юл билгеләре илендә” һәм “Ут чәчәге” премьералары тәкъдим ителсә, театрның баш режиссеры Ренат Әюповтан - “Ләйлә - Мәҗнүн” (Низами), “Кәҗүл читек” (Г.Исхакый), “Минем иркәм – умартачы” (К.Кәримов).

    Бүгенге көндә артистларыбыз күчмә спектакльләр белән Казанның төрле мәйданнарында чыгыш ясый. 

  • Кариев театры премьерага әзерләнә

    Кариев театры премьерага әзерләнә

    Кариев театры коллективы җиң сызганып эшкә тотынды. Яңа ачыласы сезонның репертуары билгеле - берьюлы берничә премьерага репетицияләр бара. 

    Дөньяда барган теләсә кайсы вакыйганың сәбәпчесе бер - кеше. Заманны без үзебез тудырабыз. Зиннур Хөсниярның "Ут чәчәге" әсәре кешене сайлау, эчке киеренкелек алдына китереп бастыра. Хәзерге вакытта Кариев театры труппасы бу спектакль премьерасына әзерләнә. Режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә тормышка ашырыла.

  • Кариев театрында яңа директор

    Кариев театрында яңа директор

    Бүген, 5 сентябрьдә, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шулай итеп, Кариев театрының яңа директоры итеп Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова билгеләнде. 

  • Нурбәк Батулла “Топ-50 герой татар” исемлегенә керде

    Нурбәк Батулла

    «БИЗНЕС Online» традицион рәвештә татар халкы өчен мөһим эш башкарган кешеләр исемлеген тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре арасында ил масштабларындагы триумфатор биюче, Кариев театрының балетмейстеры Нурбәк Батулла да бар.

    Ул заманча балет номинациясендә "Әлиф" хореографик спектакле өчен "Иң яхшы биюче" номинациясендә "Алтын битлек" милли театр премиясенә ия булды.

    ВИДЕО

     

  • Кариев театрына яңа артистлар кабул ителде

    Кариев театрына яңа артистлар кабул ителде

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының труппасына яшь артистлар Рәис Әхмәтзакиров, Наилә Кәримова, Ләйсән Закирова кабул ителде.

    Алар театрның баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов һәм театр артисткасы Лилия Низамиеваның шәкертләре. 

    Яшь артистларыбызга уңышлар телибез! 

  • Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

    Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры җәйге яллардан соң бөтен труппа белән эшен башлап җибәрде. Бүгенге көндә берьюлы ике премьерага әзерлекләр тулы көченә бара. “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) спектакленең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә.

  • Кариев театры дөньякүләм конкурста катнаша

    “Белем җәүһәрләре”

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнаша. Узган ел Кариев театры "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә призлы урын алды. 

    “Белем җәүһәрләре” — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе. Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Битләр