Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Нурбәк Батулла “Топ-50 герой татар” исемлегенә керде

    Нурбәк Батулла

    «БИЗНЕС Online» традицион рәвештә татар халкы өчен мөһим эш башкарган кешеләр исемлеген тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре арасында ил масштабларындагы триумфатор биюче, Кариев театрының балетмейстеры Нурбәк Батулла да бар.

    Ул заманча балет номинациясендә "Әлиф" хореографик спектакле өчен "Иң яхшы биюче" номинациясендә "Алтын битлек" милли театр премиясенә ия булды.

    ВИДЕО

     

  • Кариев театрына яңа артистлар кабул ителде

    Кариев театрына яңа артистлар кабул ителде

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының труппасына яшь артистлар Рәис Әхмәтзакиров, Наилә Кәримова, Ләйсән Закирова кабул ителде.

    Алар театрның баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов һәм театр артисткасы Лилия Низамиеваның шәкертләре. 

    Яшь артистларыбызга уңышлар телибез! 

  • Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

    Кариев театры җәйге ялдан соң эшен башлады

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры җәйге яллардан соң бөтен труппа белән эшен башлап җибәрде. Бүгенге көндә берьюлы ике премьерага әзерлекләр тулы көченә бара. “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) спектакленең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә.

  • Кариев театры дөньякүләм конкурста катнаша

    “Белем җәүһәрләре”

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнаша. Узган ел Кариев театры "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә призлы урын алды. 

    “Белем җәүһәрләре” — Татнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе. Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

  • 30нчы сезон ябылды

    30нчы сезон ябылды

    Бүген, 14 июльдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Владимир Гуркин әсәре буенча куелган "Мәхәббәт күгәрченнәре" спектакле белән 30нчы сезонын япты. Кадерле тамашачыларыбыз, 30нчы сезон дәвамында безнең белән бергә булуыгыз өчен, театрны яратуыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе сезонда очрашканчыга кадәр! 

  • Кариев театры артистлары Чәчәк фестивалендә чыгыш ясады

    Кариев театры артистлары Чәчәк фестивалендә чыгыш ясады

    Бүген, 11нче июльдә, “Мәдәни чәршәмбе” һәм Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы проектлары кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  артистлары Чәчәк фестивалендә чыгыш ясады.

    Казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына “Светофорда кунакта” (Аманулла) спектакле тәкъдим ителде.  Тамаша ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. 

    Спектакль Казанның ЮХИДИ бүлеге белән берлектә әзерләнде.
     

  • Кариев театры спектакльләрне 14 июльгә кадәр күрсәтәчәк

    Кариев театры спектакльләрне 14 июльгә кадәр күрсәтәчәк

    Чемпионат көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләрне күрсәтүен дәвам итә. 14 июльгә кадәр казанлыларга һәм башкала кунакларына  «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев) спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Сезон 14 июльдә  "Мәхәббәт күгәрченнәре" премьера спектакле белән ябылачак.

    Шулай ук театр спектакльләрне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә куюны да дәвам итә. 

  • Кариев театры берьюлы ике премьерага әзерләнә

    Кариев театры берьюлы ике премьерага әзерләнә

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы премьераларга әзерлек башланды. Бу көннәрдә театр “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) пьесасын укуга кереште. Спектакльнең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә. 

  • Кариев театры чемпионат көннәрендә спектакльләр күрсәтүен дәвам итә

    Кариев театры чемпионат көннәрендә спектакльләр күрсәтүен дәвам итә

    Чемпионат көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры казанлыларга һәм башкала кунакларына спектакльләрне күрсәтүен дәвам итә. Бу атнада тамашачыларга дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк. 

    5 ИЮЛЬ - “АЛХИМИК” 19.00 
    Билет алу: http://karievteatr.ru/tt/node/378

    6 ИЮЛЬ - "НИГЕЗ ТАШЛАРЫ" 19.00 
    Билет алу: http://karievteatr.ru/tt/node/379

  • Кариевлылар театрга нигез салган Фәрит Хәбибуллин каберен зиярат кылды

    Бүген, 29 июнь, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрына нигез салучы, аның беренче директоры һәм режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (31 май 1941- 27 декабрь 2007) каберен зиярат итте. Кариевлылар аның рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.

Битләр