Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Бүген  күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрының беренче директоры һәм режиссеры (1987-2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин тууына 77 ел тулган булыр иде.

  • Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Бүген Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы старт алды. Форумда Кариев театры артистлары, хезмәткәрләре дә катнаша. 

    “Нәүрүз” биш көн дәвам итәчәк һәм һәркөнне катнашучылар төрле семинар, мастер-классларда катнашып, Камал театры спектакльләрен карый алачак. Лекция һәм семинарлар актерлык һәм режиссерлык осталыгына, сценография, театр өлкәсендә менеджмент, тәнкыйть, заманча театрда автор хокуклары темасына багышлана. 

  • Балаларны хәйрия спектакленә чакырабыз!

    «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»

    1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларны «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен карарга чакыра. Тамаша күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән дә алып барылачак. Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды  программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә тормышка ашырыла. Тифлокомметатор -  Гөлүсә Закирова.

  • Тирән кайгы

    Тирән кайгы

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының артисты, Татарстанның атказанган артисткасы Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызының әнисе Закирҗанова Гөлсинә Хәмидулла кызы вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын! 

    Театр коллективы

  • Туган көнең котлы булсын!

    Туган көнең котлы булсын!

    23 май – Кариев театрының канцелярия мөдире Закирова Алия Илдар кызының туган көне. 

    Кадерле Алия! Сине театр исеменнән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Һәрвакыт көчле рухлы, кешелекле, сабыр булып кал! Сау-сәламәт булып, теләк-омтылышларыңа ирешергә, башлаган эшләреңнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булсын!

    Иң изге теләкләр белән, Кариев театры коллективы 

  • Кариев театры беренче татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте

    татарча тифлокомментарийлы спектакль

    Бүген, 20нче май көнне, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) спектакле беренче тапкыр күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән күрсәтелде.

    Спектакльгә Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”, Балтач районы “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе”  әгъзалары килде. “Я - ДоброТворец» социаль-иҗади проекты волонтерлары  безнең бүгенге спектакльгә килгән тамашачыларга ярдәм иттеләр. 

  • Кариев театрында начар күрүчеләр өчен спектакль күрсәтеләчәк

    “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

    2018 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында театрның яңа проектына старт биреләчәк - күзләре авыру  кешеләргә һәм күрү бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр өчен тифлокомментарий бирү юлы белән спектакльләр күрсәтелә башлаячак. 

  • Татарча тифлокомментарий белән спектакль күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе

    Татарча тифлокомментарий белән спектакль күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе

    Бүген, 17 майда, "Татар-информ" мәгълүмат агенлыгында начар күрүчеләр өчен татар телендә тифлокомментарий белән спектакль күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булды. 

    Манбугат конференциясендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының “Яңа караш” программасы җитәкчесе Ксения Дмитриева, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, тифлокомментатор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлүсә Закирова катнаштылар.

  • Кариев театры Апаста халыкара театрлар фестивалендә катнашты

    Кариев театры Апаста халыкара театрлар фестивалендә катнашты

    16 май көнне "Буа: диалог киңлекләре" халыкара театр фестивале кысаларында Апас районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтте. 

    Апас мәдәният хезмәткәрләре фестиваль кунакларын зурлап каршы алдылар. Биредә район халкының кунакчыллыгы да, сәнгатькә гашыйк булуы да, милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны җылы сәламләп, уңышлар теләде.

  • Тифлокомментарийлы беренче татар спектакле буенча матбугат конференциясе булачак

    Иртәгә, 17 майда, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында тифлокомментарийлы беренче татар спектаклен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе була. 

    20 майда Кариев театрында Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектакле күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. 

Битләр