Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Кариевлылар театрга нигез салган Фәрит Хәбибуллин каберен зиярат кылды

    Бүген, 29 июнь, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрына нигез салучы, аның беренче директоры һәм режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (31 май 1941- 27 декабрь 2007) каберен зиярат итте. Кариевлылар аның рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар.

  • Татар дәүләт театрлары быелгы театр сезонына йомгак ясады

    Татар театрларының быелгы сезоны: премьералар, гастрольләр һәм тамашачы

    28 июньдә татар дәүләт театрлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә быелгы театр сезонына йомгак ясадылар.

    Матбугат чарасында Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, Камал театры вәкиле, театр белгече Нияз Игъламов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм катнашты.

  • Кариев театры хәрби хезмәткә алынучыларга спектакль күрсәтте

    Кариев театры хәрби хезмәткә алынучыларга спектакль күрсәтте

    Бүген, 28 июньдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан хәрби комиссариатында “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) спектакле белән чыгыш ясады. Тамашаны “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында армия сафларына алынучы Татарстан егетләре карады. Спектакльдән соң артистлар аларга уңышлы хезмәт итүләрен һәм сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде.

    “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты театр тарафыннан 2014 елда тормышка ашырыла, ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да яклау тапты.
     

  • Кариевлылар - Театраль Сабантуй бүләкләре ияләре

    Кариевлылар - Театраль Сабантуй бүләкләре ияләре

    Кичә, 24 июньдә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры традицион Унберенче Театраль Сабантуйда катнашты. Кариевлылар төрле бәйгеләрдә катнашып бүләкләр яуладылар. 

    Көрәш: САБАНТУЙ БАТЫРЫ – Илдар Әхмәдуллин 
    Илфат Гибадуллин – 2 урын 
    Кашыкка йомырка кабып йөгерү: Рәис Әхмәтзакиров – 1 урын 
    Гөр күтәрү: Ранил Гарипов – 2 урын 
    Капчык киеп йөгерү: Рәис Әхмәтзакиров – 3 урын.

    Сабантуй бик күңелле үтте. Бөтен катнашучыларга "Афәрин!"

  • Илдар Әхмәдуллин - Сабантуй батыры

    Илдар Әхмәдуллин - Сабантуй батыры

    Кичә Әтнә районында XI Театраль Сабантуй - 2018 үткәрелде. Г.Кариев исемендәге исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры унберенче тапкыр оештырылган бәйрәмдә республиканың 12 дәүләт театры вәкилләре белән берлектә катнашты. 

  • Футбол җанатарлары Кариев театрында булды

    14 июньнән алып 14 июльгә кадәр, 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты вакытында, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры иң популяр спектакльләрен күрсәтә. 
    16 июнь көнне, футбол чемпионатында Франция командасы җиңүеннән соң, егерме француз җанатары Кариев театрында узган “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектаклен карарга килде. Алар белән бергә тамашаны фин татарлары да үз итте. 
    Бу көннәрдә Казан халкы һәм кунаклар 30-нчы сезон премьераларын һәм иң популяр спектакльләрне күрә алачак.
     

  • Кариев театры чемпионат вакытында иң популяр спектакльләр күрсәтәчәк

    Кариев театры чемпионат вакытында иң популяр спектакльләр күрсәтәчәк

    2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында спектакльләр күрсәтеләчәк.

    14 июньдә тамашачылар З.Хөснуллинаның «Убыр Шоу» әсәрен карый ала. Башлана 14.00 сәг. 0+

    15 июньдә — Р.Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» пьесасы булачак. Башлана 19.00 сәг. 6+

    16 июньдә — В.Гуркинның «Мәхәббәт күгәрченнәре». Башлана 19.00 сәг. 12+

  • Афишада үзгәреш!

    Афишада үзгәреш!

    Кадерле тамашачылар! 15 июньгә билгеләнгән "Гашыйклар утравы" спектакле 30 июньгә 19.00 сәгатькә күчерелә. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! 
    Өстәмә мәгълүмат өчен касса телефоны: (843) 237-62-51
     

    Спектакль турында

  • Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

    Кариев театры Яшел Үзәндә иҗади сәфәрдә 

    8 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яшел үзән районында иҗади сәфәрдә булды. Яшел Үзән районында, районның Раифа җирлеге, Әйшә авылында балаларга Х.Ибраһим пьесасы буенча  куелган “Ак Барс маҗаралары”  спектакле тәкъдим ителде. 

  • Афишада үзгәреш!

    Афишада үзгәреш!

    Күпсанлы тамашачылар соравы буенча, 14 июнь көнне үтәчәк "Убыр-Шоу" спектакленең вакыты 11.00 сәгатькә күчерелә. Ә 21 июньгә билгеләнгән "Әйт әле, күбәләк" спектакле 22 июньгә сәгать 11.00га күчерелә. Хөрмәтле тамашачылар, сезне театрыбызда көтеп калабыз! 

     

Битләр