Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

    Казанда Гүзәл Яхинаның “Дети мои” китабы тәкъдим ителәчәк

    2018 елның 6 июнендә 14:00 сәгатьтә Казан Ратушасында (К.Маркс ур. 33 йорт) Гүзәл Яхина “Дети мои” китабын тәкъдим итү кичәсе уздыра. 

    Әлеге роман 2018 елда чыга. Язучы бу романны, бер яктан, тарихи һәм этнографик материал дип атый. Икенче яктан, әсәр гомумкешелек тарихы турында. “Тарихи һәм этнографик материал – ул тышкы катлам гына. Әгәр дә тирәнрәк карасаң, ул гомумкешелек тарихы. Зур тарих һәм зур немец мәдәнияте “кечкенә” генә кешедән “зур”, “лаеклы” кеше ясый. Шушы ике асыл “кечкенә” генә кешене “олы” итә”, - ди Гүзәл Яхина.

  • Кариев театры балаларга бәйрәм үткәрде!

    Кариев театры балаларга бәйрәм үткәрде!

    1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен күрсәтте. Аны “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты җиңүчеләре, “Теремок” балалар үзәге, Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр" китапханәсе  әгъзалары, театрыбызның башка нәни кунаклары кызыксынып карады. 

  • Балаларны яклау көне белән!

    Балаларны яклау көне белән

    Бүген, 1 - нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 

    Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. 

    Хөрмәт белән, Кариев театры коллективы

  • Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Фәрит Хәбибуллинның тууына 77 ел

    Бүген  күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшь тамашачы театрының беренче директоры һәм режиссеры (1987-2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин тууына 77 ел тулган булыр иде.

  • Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Кариев театры "Нәүрүз" форумында катнаша

    Бүген Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы старт алды. Форумда Кариев театры артистлары, хезмәткәрләре дә катнаша. 

    “Нәүрүз” биш көн дәвам итәчәк һәм һәркөнне катнашучылар төрле семинар, мастер-классларда катнашып, Камал театры спектакльләрен карый алачак. Лекция һәм семинарлар актерлык һәм режиссерлык осталыгына, сценография, театр өлкәсендә менеджмент, тәнкыйть, заманча театрда автор хокуклары темасына багышлана. 

  • Балаларны хәйрия спектакленә чакырабыз!

    «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»

    1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларны «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) хәйрия спектаклен карарга чакыра. Тамаша күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән дә алып барылачак. Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды  программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә тормышка ашырыла. Тифлокомметатор -  Гөлүсә Закирова.

  • Тирән кайгы

    Тирән кайгы

    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының артисты, Татарстанның атказанган артисткасы Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызының әнисе Закирҗанова Гөлсинә Хәмидулла кызы вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә авыр хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын! 

    Театр коллективы

  • Туган көнең котлы булсын!

    Туган көнең котлы булсын!

    23 май – Кариев театрының канцелярия мөдире Закирова Алия Илдар кызының туган көне. 

    Кадерле Алия! Сине театр исеменнән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Һәрвакыт көчле рухлы, кешелекле, сабыр булып кал! Сау-сәламәт булып, теләк-омтылышларыңа ирешергә, башлаган эшләреңнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булсын!

    Иң изге теләкләр белән, Кариев театры коллективы 

  • Кариев театры беренче татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте

    татарча тифлокомментарийлы спектакль

    Бүген, 20нче май көнне, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) спектакле беренче тапкыр күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән күрсәтелде.

    Спектакльгә Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”, Балтач районы “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе”  әгъзалары килде. “Я - ДоброТворец» социаль-иҗади проекты волонтерлары  безнең бүгенге спектакльгә килгән тамашачыларга ярдәм иттеләр. 

  • Кариев театрында начар күрүчеләр өчен спектакль күрсәтеләчәк

    “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

    2018 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында театрның яңа проектына старт биреләчәк - күзләре авыру  кешеләргә һәм күрү бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр өчен тифлокомментарий бирү юлы белән спектакльләр күрсәтелә башлаячак. 

Битләр