Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдык

    Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алу

    Габдулла Кариев тууына 132 ел тулуга багышланган чараларның чираттагысы бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында үтте. Татар зыялылары милли театрның атасы, танылган татар артисты, режиссер Габдулла Кариев каберен зиярәт кылды. Чараны традиция буенча быел да татар театры атасының исемен йөрткән Кариев театры оештырды.

  • Котлыйбыз!

    Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызы

    Бүген, 10нчы май көнне, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызының да туган көне! 

    Рәмзия Закирҗанова — бик күп спектакльләрдә уйнап, нәфис фильмнарда төшеп, тамашачының күңелен яулаган артист! Театрыбыз коллективы исеменнән чын күңелдән Сезгә күп санлы тамашачы мәхәббәтен, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз! 

    Ихтирам белән, Габдулла Кариев театры коллективы 

  • Котлыйбыз!

     Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы

    Бүген, 10 майда, Татарстанның атказанган артисткасы Кәлимуллина Алия Габделфәт кызының туган көне. 

    Хөрмәтле Алия Габделфәт кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез! 

    Иң изге теләкләр белән, Кариев театры коллективы 

     

  • Кариевлылар Күлбай-Мораса авылында Габдулла Кариевны искә алды 

    8нче май – Габдулла Кариевның туган көне. Татар җәмәгатьчелеге бу көнне татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевны искә ала. 

  • Беркем дə онытылмаган, бернəрсə дə онытылмаган!

    Быел — Бөек Җиңүгә 73 ел. Кариев театры барчагызны да әлеге олы бәйрәм белән тәбрик итә! 

    Бүгенге көндә инде сафлары сирәгәя барган сугыш, тыл ветераннарына без ныклы саулык, балалар,оныклар игелеге телибез. Безне — яшь буынны сөендереп озак яшәсеннәр! 

  • Кариев театрын тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль тәкъдим итә

    “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

    2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) сайланды. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә форматында эшләнгән сәхнә әсәре. Башлану вакыты – 14.00 (Петербург урамы, 55б йорты). Тифлокомментатор - Гөлүсә Закирова.

  • Габдулла Кариев - татар театрының атасы

    Габдулла Кариев

    2018 елның 8 маенда беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) тууына 132 ел тулды. 

  • Кариевлылар Габдулла Кариевны искә алырга чакыра

    Габдулла Кариев

    2018 елның 8нче маенда  татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына  132 ел тула.

    10нчы майда сәгать 10.00да Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына Габдулла Кариев каберен зыярәт кылачак.  Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак. 

  • Туган көнегез котлы булсын!

    Бикмеева Сания Рифкать кызы

    6 май – Г.Кариев театрының реквизиторлар цехы мөдире Бикмеева Сания Рифкать кызының туган көне. Кадерле Сания Рифкать кызы! Сезне театр исеменнән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Һәрвакыт көчле рухлы, кешелекле, сабыр булып калыгыз! Сау-сәламәт булып, теләк-омтылышларыңа ирешергә, башлаган эшләреңнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булсын! 

    Иң изге теләкләр белән, Кариев театры коллективы.

  • Кариев театры Габдулла Кариев туган авылында спектакль күрсәтәчәк

    "Бер мәхәббәт тарихы"

    8нче май – Габдулла Кариевның туган көне. Татар җәмәгатьчелеге бу көнне татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевны искә ала. 

    8нче майда  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Габдулла Кариевның тууына 132 ел тулу һәм Бөек Җиңү көне уңаеннан куела. 

    Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.
     

Битләр