Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Чираттагы зур җиңү!

    тантана 2018

    27 мартта Камал театрында Татарстан театр сәнгатендә иң мәртәбәле бүләкләрнең берсе "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру церемониясе узды.

    Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип театрыбызның "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" табылды. Коллективыбызны, актерларыбызны зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын! 

    Фотолар "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгыннан алынды.
     

  • Бүген Кариев театрының баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның туган көне!

    Кариев театрының баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов

    Бүген Габдулла Кариев исемендәге театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, премияләр иясе Ренат Мирзахәсән улы Әюповның туган көне.

    Хөрмәтле Ринат Мирзахәсәнович!

  • 27 нче март – Халыкара театр көне!

    27 март – Халыкара театр көне (Кариев театры бинасы)

    Бүген, 27 март - Халыкара театр көне! Театрга гомерләрен багышлаган, театр дип җан атучыларны Халыкара театр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көнендә театрда эшләүче һәр хезмәткәргә, һәр артистка иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, бәрәкәтле тормыш телибез! Яхшы рольләр, премьералар белән тамашачыларны сөендереп торыгыз! Спектакльләрегез гөрләсен, тугры тамашачыларыгыз елдан-ел артсын!

  • 13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак

    18 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак

    Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья  Татар конгресының Казан бүлеге,  “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелә. 

    Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота. 

  • Кариев театры сайлауларда катнашты

    18 мартта узган сайлаулар елның иң әһәмиятле сәяси вакыйга булып тарихка кереп калыр. Бу көнне без, ил язмышы, аның якты киләчәге өчен тавыш биреп, Россия Президентын сайладык. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары һәм хезмәткәрләре әлеге сәяси чарада актив катнашып, илебезнең киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер тапкыр расладылар.

  • Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

    Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина

    Бүген, 18 март көнне, Габдулла Кариев театры артисты, Татарстанның атказанган артисткасы Зинәтуллина Фирүзә Шәрипҗан кызының туган көне.

    Фирүзә ханымны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз. Аңа саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, шатлык-бәхет, яңадан-яңа үрләргә ирешүен телибез!

    Тормыш сукмагыннан бара-бара
    Зур үрләргә шулай җитәсең.
    Тауга менеп, далаларны гизеп
    Озын юллар шулай үтәсең.

  • Мансур Зиннур улы Ярмиевны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез!

    Мансур Зиннур улы Ярмиев

    Театрыбызның директорын – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мөхтәрәм зат, тынгысыз, зирәк җитәкче, чын хуҗа, искиткеч Кеше Мансур Зиннур улы Ярмиевны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

  • Театрыбыз директоры Мансур Зиннур улын мактаулы исем алуы белән котлыйбыз!

    Мансур Ярмиев

    Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланды.

  • Габдулла Кариев театры яңа елда 2 премьера тәкъдим итә!

    Габдулла Кариев театры яңа елда 2 премьера тәкъдим итә!

    Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры ел азагында Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән тамашачыларыбызны гаҗәпләндергән булса, 2018 елның беренче яртыеллыгында 2 яңа спектакльне тамашачылар хөкеменә чыгарырга әзерләнә.

    Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле музыкаль әкият премьерасы февральгә планлаштырылган. Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең иҗтимагый проектында “Экология” номинациясе буенча грант аша куела.

  • Кариевлылар Саба районына гастрольгә җыена

    Кариевлылар Саба районына гастрольгә җыена

    Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

    Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-29 нчы гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була.

    Сабалылар кичен “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” музыкаль комедиясен карый ала.

    Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:

Битләр