Габдулла Кариев театры тарихы

Габдулла Кариев театры тарихы

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 нче февралендә куела. Габдулла Кариев театрына нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006).

1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04. 11. 91). 

1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә (2011 елның 26 августында әлеге бинаның төзелүенә 111 ел булды).

2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Бу мөмкинлек театрга яңа җитәкчеләр – директор Роберт Габделнур улы Мортазинның һәм театрның баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның зур тырышлыгы белән сәхнә һәм тамаша залында ремонт уздырылгач туа.

Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51) бирелә.

2013 елның 10 гыйнварында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп, Ярмиев Мансур Зиннур улы билгеләнде.

Театр елъязмасыннан

2003 ел, июнь – Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узган «АРТ-ОРДО» I Халыкара театр фестивалендә Р. Батулланың «Сак-Сок» спектакле (реж. Р. Әюпов) «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңеп чыгып, Лауреат ДИПЛОМЫНА лаек була. Театрның талантлы артисты Илфат Камалиевка тискәре образны – Албасты ролен яхшы башкарганы өчен фестивальнең махсус ДИПЛОМЫ, ә композитор М. Шәмсетдинова “Фестивальнең оригиналь музыкасы” номинациясендә ДИПЛОМга лаек була.

2004 ел – Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эль) узган «Кугу сорта» (Зур шәм») этно-арт театр фестивалендә артистларның һөнәри осталыгы һәм этник традицияләрне аңлатуга керткән зур өлеше өчен, театр II дәрәҗә ДИПЛОМ белән бүләкләнә.

2006 ел, 3-10 июнь – Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узган «АРТ-ОРДО» II Халыкара театр фестивалендә «Иң шәп спектакль» номинациясендә «Печән базары» спектакле (реж. Р. Әюпов) I нче урынны ала.

2011 ел, 13-19 апрель – “Печән базары”, “Йосыф-Зөләйха” спектакльләре (реж. Р. Әюпов) белән ТӨРКИЯнең Конья шәһәрендә узган Төрки халыкларның IV Халыкара театр Фестивалендә катнаша.

2016 ел, сентябрь -   «Театр. Чехов. Ялта» VIII Халыкара театр сәнгате фестивалендә Милли традицияләрне саклау һәм катлаулыны җиңел җиткергәне өчен”  номинациясендә диплом белән бүләкләнә. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты  Нуриәхмәт Сафинга "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин) спектакле өчен “Һөнәри абруй өчен”номинациясендә диплом тапшырдылар.

2016 ел, сентябрь - Чебоксар шәһәрендә (Чувашия) узган I Милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары “Әкияти палитра” фестивалендә "Алмачуар" спектакле өчен "Иң яхшы спектакль" номинациясендә Гран-прига һәм "Тамашача мәхәббәте" номинациясендә дипломга лаек булды. 
   

                                 ГРАНТЛАР
2011 елдан  Кариев театры Грант программаларында катнаша башлый.

2011 ел – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең “Остазлар – балаларга” номинациясе буенча откан ГРАНТ ярдәмендә “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт) спектакле сәхнәгә куела (реж. Р.Әюпов);

2013 ел – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ГРАНты ярдәмендә “Казан ятиме” (Р.Зәйдулла) пьесасы сәхнәләштерелә (реж. Р.Әюпов);

2013 ел - Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм грантына “Таяныч һәм абруй” номинациясендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин һәм Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина  ия була. 

2014 ел - Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм грантына “Таяныч һәм абруй” номинациясендә Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Закирҗанова  ия була. 

2014 ел – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТы ярдәмендә Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” спектакле сәхнәгә куела (реж. Р.Әюпов);

2015 ел – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ГРАНты ярдәмендә “Айрыз батыр” (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов) әкият-пьесасы сәхнәгә куела (реж. Р.Әюпов);

2016 ел -Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм грантына “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә театр директоры  Мансур Зиннур улы Ярмиев ия була. 

2017 ел - Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм грантына “Таяныч һәм абруй” номинациясендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина ия була. 

"Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла),  "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла) кебек җитди спектаклләрдә үзен күрсәткән яшь артист Илфат Гибадуллин  «Перспектива» номинациясендә җиңүгә ирешә. 

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, “Бердәм Россия” партиясенең «Театр – балаларга» номинациясе буенча откан ГРАНТ ярдәмендә “Асылкош җырын эзләп...” (Р.Мөхәммәтшин) спектакле куела (реж.Р.Әюпов).

“Саранлыктан дәва” (В.Илюхов, тәрҗ. Х.Уразова) сценарие “Татнефть” компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча “Грант” ота.

2017 ел – театрның баш хореографы Нурбәк Батуллин Россия регионнарында эшләүче яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек була.

                           

ПРЕМИЯЛӘР
 2011 ел - Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин ия була. 

2013 ел - Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Закирҗанова  ия була. 

"Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин) спектаклендә Гөлҗиһан ролен башкарган өчен "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә «Тантана» («Триумф») республика театр премиясенә   Татарстанның атказанган артисткасы Энҗе Камалиева ия була. 

2015 ел - Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов ия була.

2017 ел - «Тантана» («Триумф») республика театр премиясенә "Артист" спектаклендә Әби роле өчен "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә Татарстанның атказанган артисткасы   Алия Кәлимуллина  җиңү яулый.

2018 ел - «Тантана» («Триумф») республика театр премиясенә "Иң яхшы балалар спектакле" номинациясендә "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (К.Дикамилло)  спектакле лаек була. 

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының 1988 елдан башлап куелган спектакльләре

1988 – «Намус хөкеме» Диас Вәлиев. Реж. Фәрит Хабибуллин
1989 – «Мәхәббәт моңнары» Әсгать Айдар. Реж. Фәрит Хабибуллин
1989 – «Сандугачлар килгән безгә» Илдар Юзеев. Реж. Нуриәхмәт Сафин
1989 – «Тозакка төшкән ачу» Нәби Дәүли. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 – «Үги кыз» Абдулла Әхмәт. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 – «Уеннан – уймак» Шаhиморат Зәйни. Реж. Фәрит Хабибуллин
1990 – «Атылган йолдыз» Фәүзия Бәйрәмова. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 – «Кадерне белмәүче бурсык» Н.Новосельская, Әнәс Камал тәрҗемәсе. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 – «Хыялдагы дөнья» Фәнәвил Галиев. Реж. Фәрит Хабибуллин
1993 – «Беренче мәхәббәт» Хәй Вахит. Реж. Ришат Хаҗиәхмәтов
1993 – «Оят төне» Б.Мөкаев, Нуриәхмәт Сафин тәрҗемәсе. Реж. Фәрит Хабибуллин
1994 – «Мәкер hәм мәхәббәт» А.Шиллер, Габдула Шамуков тәрҗемәсе. Реж. Ренат Әюпов
1994 – «Кырларым – тугайларым» Туфан Миннуллин. Реж. Фәрит Хәбибуллин
1995 – «Керпе малае дуслар эзли» Рафис Корбан. Реж. Линар Садриев
1996 – «Башмагым» Таҗи Гыйззәт. Реж. Ренат Әюпов
1996 – «Тайгак кичү» Ибраhим Сәләхов. Реж. Фәрит Хәбибуллин
1996 – «Үп мине, Зәйтүнә» Нәзифә Кәримова. Реж. Ренат Әюпов
1996 – «Яшен чаткысы» Ш.Сарымсаков. Реж. Фәнәвил Галиев
1996 – «Бер күрешү – үзе бер гомер» Фәнис Яруллин. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Ленар Садриев
1996 – «Кичер мине, әнкәй» Рабит Батулла. Реж. Ришат Хаҗиәхмәтов
1997 – «Шау-шулы көн» Виктор Розов, Әнвәр Хәйри тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1997 – «Әй, син, исәнме?» Геннадий Мамлин. Реж. Азат Зарипов
1997 – «Помада мәсьәләсе» Идрис Богданов. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Празат Исәнбәт
1997 – «Мисс убырлы» Фәнәвил Галиев. Реж. Фәнәвил Галиев
1998 – «Хуш, Хәйбуш» Ильдар Юзеев. Реж Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Ленар Садриев
1998 – «Без барабыз, барабыз, барабыз…» Николай Коляда. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1998 – «Кызлар – йолдызлар» Шамиль Рәкыйпов. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1998 – «Кояш нуры» А.Попеску, Р.Яппарова тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
1998 – «Түбә» Александр Галинин, Фәнәвил Галиев тәрҗемәсе. Реж. Фәнәвил Галиев
1999 – «Мәхәббәт өчпочмагы» Фәнәвил Галиев. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
1999 – «Борын-борын заманда» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
1999 – «Дөреслекме бу?» Инга Бикмулатова. Реж. Азат Зарипов
1999 – «Босния хатыннарына мәрсия» Нәзиhә Араз, Р.Мөхетдинов тәрҗемәсе. Реж. Татарстанның атказанган сәнгать эшеклесе Фәрит Хәбибуллин
2000 – «Шүрәлеләр ни атлы?» Галимҗан Гыйльманов. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
2000 – «Хикмәт бабай хикмәтләре» Альберт Гадель. Реж. Альберт Гадельшин
2000 – «Кар кызының бәхете» Галимҗан Гыйльманов. Реж. Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин
2001 – «Тартюф» Ж.Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗемәсе. Реж. Әмир Камалиев
2001 – «Моңлы ядкарь» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Гүзәл Аппаксылу» Радиф Сәгъди. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Мияубәк hәм Чичиета” Фәнәвил Галиев. Реж. Азат Зарипов
2002 – «Узма, яшьлек заяга» Фәнәвил Галиев. Реж. Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Галиев
2002 – «Светофорда кунакта» Аманулла. Реж. Әмир Камалиев
2002 – «Ялгыз агач шаhит» Рузилә Камалиева. Реж. Әмир Камалиев
2003 – «ТАПКЫР ЕГЕТ», Д.Аппакова, Режиссер – Рамил Фазлыев
2003 – “КИЛМЕШӘК”, Х.Ибраһим, Реж. Гөлнур Шәрипова, Сәхнәгә куючы режиссер Азат Зарипов
2003 – “САК-СОК”, Р.Батулла, Режиссер – Ренат Әюпов
2003 – “ДИЛӘФРҮЗГӘ ДҮРТ КИЯҮ”, Т.Миңнуллин, Реж. Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты
2003 – “КӨЗЕБЕЗНЕҢ ЯЗЫ”, Р.Шәриф, Реж. Раушан Шәриф
2003 – “ИСКЕ КУРЧАКЛАРДА ЯҢА ЕЛ”, Р.Сәгъди, Реж. Ренат Әюпов
2003 – “АЛМАЧУАР”, Ф.Галиев, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “КЫЮ КЫЗЛАР”, Т.Гыйззәт, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “БИЧАРАКАЙ”, Р.Батулла, Реж. Ренат Әюпов
2004 – “КАР ИЛЕ ПАТШАБИКӘСЕ”, Е.Шварц, Ф.Галиев тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов
2005 – “СЕРЖАНТ”, И.Сираҗи, Реж. Ренат Әюпов
2005 – «ГАШЫЙК БУЛАСЫМ КИЛӘ», Т.Миңнуллин, Реж. Ренат Әюпов
2006 – “ПЕЧӘН БАЗАРЫ”, Р.Әюпов, Реж. Ренат Әюпов
2006 – “ҖЫРЛАРЫМ”, Ф.Галиев, Реж. Фәнәвил Галиев, Татарстанның атказанган артисты
2006 – “АМАЗОНКА ҺӘМ АЙДАР”, И.Зәйниев, Реж. Ренат Әюпов
2006 – «КОРОЛЬ ЛИР», У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов
2006 – «СЕРЛЕ БАЛДАК МАҖАРАЛАРЫ», М.Закирова, Ю.Сафиуллин, Реж.М.Закирова
2007 – “АЛХИМИК”, П.Коэльо, Реж. Р.Әюпов
2007 – “ЙОСЫФ-ЗӨЛӘЙХА”, К.Гали, Н.Гайнетдин инс., Реж. Р.Әюпов
2007 – “УРМАН-CLUB», И.Зәйниев, реж. Илфат Камалиев
2008 – “УМЫРЗАЯ”, Р.Харис, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2008 – “ИР, ЕГЕТ, ЧИБӘРКӘЙ ҺӘМ ТӘРӘЗӘ”, Рэй Куни, Мих.Мишин, Х.Ибраһим тәрҗ., Реж. Азат Зарипов
2008 – “БҮРЕ ҺӘМ КӘҖӘ”, Р.Корбан, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2008 – “КЫШКЫ ӘКИЯТ”, Ш.Фәрхетдинов, реж. Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты
2009 – “НИЧЕК МИЛЛИОНЕР БУЛЫРГА?”, М.Гыйләҗев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2009 – “ГАЛИЯБАНУ”, М.Фәйзи, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “БАШМАГЫМ”, Т.Гыйззәт, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “ИЛЬДУС WINDOWS”, Р.Харис, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2010 – “УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ, БЕЗ АЕРЫЛЫШАБЫЗ”, И.Юзеев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “ТИСКӘРЕГӘ АВЫЗЛЫК”, У.Шекспир, П.Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “КЕРПЕ МАЛАЕ ДУСЛАР ЭЗЛИ”, Р.Корбан; Реж. Альберт Гаффаров
2011 – “ЗӘЙТҮНӘКӘЙ”, Р.Батулла, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2011 – “ҖИДЕ КЫЗ”, Н.Исәнбәт, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — “Мастера – детям” номинациясендә РФ Театр әһелләре берлеге ГРАНТы алган әсәр
2012 – “НИГЕЗ ТАШЛАРЫ”, Т.Миңнуллин, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2012 – “АК БАРС МАҖАРАЛАРЫ”, Х.Ибраһим, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2013 – “ӘЙДӘ БАРЫЙК, КЫЗЛАР КАРЫЙК”, Р.Вәлиев, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2013 – “SUPER СВЕТОФОР», Аманулла, реж. Ильфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты
2014 – “КАЗАН ЯТИМЕ”, Р.Зәйдулла, Реж.Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Театр әһелләре берлеге ГРАНТЫ ярдәмендә сәхнәләштерелде
2014 – “ӘЙТ ӘЛЕ, КҮБӘЛӘК”, Т.Миңнуллин, Реж. Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Хөкүмәте Гранты ярдәмендә сәхнәгә куелды
2015 – “АЙРЫЗ БАТЫР”, Р.Зәйдулла, Ренат Әюпов. Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Театр әһелләре берлеге ГРАНТЫ ярдәмендә сәхнәләштерелде
2015 – “КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ, Р.Батулла, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2016 – “АРТИСТ”, Р.Зәйдулла, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты
2016 – “ГАШЫЙКЛАР УТРАВЫ”, Р.Сәгъди, Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев премиясе лауреаты
2016 – “ШИРБӘТ АЕ”, А.Попов, Х.Ибраһим тәрҗ., реж. Ильфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты                                  2017 – “УБЫР ШОУ”, З.Хөснуллина, режиссер – Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (17 март)                                                   
2017 – “СУПЕР КИЯУ” (“Алты кызга бер кияу”), Туфан Миңнуллин, режиссер – Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (25 май)
2017 – “АСЫЛКОШ ҖЫРЫН ЭЗЛӘП...”, Р.Мөхәммәтшин, режиссер – Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (19 декабрь, пресс-показ) (“Театр – Детям” Бердәм Россия гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде)
2017 – “КУЯН ЭДВАРДНЫҢ ГАҖӘЕП СӘЯХӘТЕ”, Кейт Дикамилло, тәрҗемә һәм инсценировка Н.Кәримова, режиссер –  Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (20 декабрь)
2018 – “САРАНЛЫКТАН ДӘВА”, В.Илюхов, тәрҗемә Х.Уразова, режиссер – Эльдар Гатауллин (14 февраль) (“Татнефть”  акционерлык җәмгыятенең “Экология” номинациясе буенча ГРАНТы ярдәмендә куелды) 
2018 – “МӘХӘББӘТ КҮГӘРЧЕННӘРЕ”, Владимир Гуркин, тәрҗемә Хәбир Ибраһим, реж.  Реж. Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (28-29 апрель).