Кәримова Гөлгенә Әхәт кызы

Кәримова Гөлгенә Әхәт кызы

Маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2003 ел).

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (2001 ел).

“Ел хатын-кызы – 2016" ТР бәйгесе лауреаты.

1963 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының  Әлмәт районы Салкын Алан авылында туа.

1986 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

2009 елда читтән торып Мәскәү икътисад, статистика һәм информатика институтын тәмамлый.

1991 – 1999 елдан “Татарстан” телерадиотапшырулар компаниясе  Әлмәт радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе. 

1991 – 2009 елларда параллель рәвештә  “Татарстан” радиосының үз хәбәрчесе. 

1999 – 2012 елларда “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире – “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры.

2012 елда “Маяк” газетасының баш мөхәррире – “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры.

1999 – 2013 елларда Бөтендөнья татар конгресының Әлмәт бүлеге рәисе.

2012 – 2016 елларда ТР Журналистлар берлегенең Азнакай бүлеге җитәкчесе. 

2017 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында.

“Казанның меңеллыгы”, Бөтендөнья татар конгресы медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре иясе. Буш вакытында чәчмә әсәрләр һәм шигырьләр иҗат итә, күп кенә популяр җырлар авторы. Аның сүзләренә илледән артык җыр ижат ителгән. Аларны Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Мөнир Рахмаев, Язгөл, Булат Җиһаншин, Рамил Галимҗанов, Рафаэль Якупов кебек татар эстрадасының якты йолдызлары башкаралар.