"Саранлыктан дәва"

"Саранлыктан дәва"

Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Урман хуҗасы аны үзенең базында саклый ә аның йортында Бүре абзый сакчы булып тора. 

Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.  

Ә бу вакытта урман җәнлекләре яз бәйрәме Нәүрүзне үткәрергә әзерләнеп йөриләр, урманны кар эрегәннән соң пәйда булган пычрактан арындыралар. Билгеле инде, урманда яшәүче җәнлекләр шушы саранлык авыруы белән авырый башлыйлар. Урманга куркыныч яный! Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр,  Нәүрүз бәйрәме булмаска һәм Яз да вакытында килмәскә мөмкин! 

Ләкин, һәрвакыттагыча, яхшылык җиңеп чыга. Безнең геройларыбыз – Куян, Мәче, Төлке һәм Бүре тереләләр. Аларга Урман хуҗасы белән Урман кызы ярдәмгә килә.  Ахыр чиктә Убырлы карчык та үз ялгышын аңлый, ә инде Саранлыкны исә Урман хуҗасы сандыкка бикләп куя. 
 

Жанр: