"Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"

«Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»

18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Вакыйгалар тимер юл янында урнашкан фатирда бара.
Зөлфия артистка, ә аның яраткан ире Баязит гидрометеорология обсерваториясендә эшли. Алар күршеләр дә көнләшерлек итеп матур гына яшиләр, ләкин менә фатирларының кечкенә булуы, тимер юл янында урнашуы Зөлфияне гел борчып тора. Кайчакта алар бер-берләненең сөйләшкәнен дә ишетмиләр.  Шушылай тату гына яшиләр. Аларның уллары Гөлүскә 18 яшь тулган. Ата-аналары аларны түземсезлек белән көтәләр. Һәрберсенең улларына бүләге бар. Зөлфия иренә үзенең яңа роль алу мөмкинлеге барын сөйли. Ире Баязит, билгеле инде, аны акламый. 45 яшьлек  артистканың 14 яшьлек Джульеттаны уйнавын ул күз алдына да китерә алмый, билгеле. Ә Зөлфия очынып-очынып йөри. 

Менә уллары кайтып керә, аның кулында видеокамера, чөнки Гөлүс документаль кино төшерү белән мавыга.  Менә ул камерага төшерә-төшерә генә, сүз уңаеннан әти-әниләренә өйләнүе турында хәбәр итә. Башта аналары аптырап калалар, аннан аны шаяра дип уйлыйлар. Ләкин Гөлүс шаяртмый икән бит. Ул чынлап та Нәзнинә исемле үзе кебек үк 18 яшьлек кызны ияртеп кайткан. “Өйләнәм булгач өйләнәм”, - ди. Башта ата-аналар ризалашмыйлар, ләкин соңрак ризалык бирәләр. Ләкин, менә бәла: яшьләргә бит торырга фатир кирәк. Шулчак Баязит үзенең фатирга ордер алуы турында хәбәр итә. Тик ул фатирны ала алмыйлар, чөнки фатир намуссыз сүз белән алына дип эшләрендә тавышә куптарганнар икән бит. 

Кәефе төшкән Баязитка хатыны бу хәлдән чыгуның бердәнбер дөрес юлын күрсәтә:  алар аерылышырга тиеш! Ул вакытта фатирны законлы рәвештә алырга мөмкин булачак. Баязит бу хакта ишетергә дә теләми, чөнки ул хатыны Зөлфия бик ярата. Зөлфия төрлечә аны ризалата. Бер-берсен өзелеп сөюче парлар аерылышалар. Яшьләр өчен яңа фатир әзер! Ләкин яшьләр башкача хәл итә. Алар мондый юл белән алынган фатирдан баш тарталар, ЗАГСтан гаризаларын кире алып, Гөлүс төшергән киноны конкурс җиңүчесе итеп таныган кинокомпания чакыру буенча китеп баралар. “Без үз оябызны үзебез корырга килештек”, - диләр алар ата-аналарына.

Җиңел, музыкаль, җиңелчә шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә. 
 

Режиссёр: