"Бер мәхәббәт тарихы"

"Бер мәхәббәт тарихы"

Олы яшьтәге карт белән карчык чүплектә очрашып, буш шешә аркасында әрләшеп китәләр. Ләкин, яшәгән еллар үзенекен итә, сүз иярә сүз чыга, алар уртак тел табалар, чөнки икесе дә күпне күргән... Язмышлары да охшаш: сугыш афәте икесен дә сөйгәннәреннән аерган, икесе дә бүгенге көндә ялгыз калганнар.

Менә күңеле тулып ир кеше җырлап җибәрә һәм хатын күңеленә шулкадәр дә якын булган җырны ишетә. Бәгырьләрне телгәләгән бу көй әлеге ике ялгызны кабат очраштыра, алар бер-берсен таныйлар. Аларның бер-берсенә дип әзерләгән, инде менә ничә еллар саклап йөрткән бүләкләре дә бар икән. Һәм алар шушы бүләкләрен бирешеп, матур итеп биеп-җырлап, гомер көзләренә керәләр. Дәресрәге, көзләренең язына... 
 

Режиссёр: