“Әйдә барыйк, кызлар карыйк”

“Әйдә барыйк, кызлар карыйк”

Кызлар игътибарыннан мәхрүм дүрт авыл егетенең зирәклек һәм тапкырлык белән үз бәхетләрен үзләре оештыруы хакындагы әлләни катлаулы булмаган тарих бу. Сюжет үтә гади һәм спектакль күбрәк театральләштерелгән концертны хәтерләтә. 

Сәхнәдә мәхәббәт бәясе, дуслыкның кыйммәте, кайчак, язмыштан ярдәм көтеп утырасы урынга, дилбегәне үз кулыңа алырга кирәклеге турында сөйләнелә. 

Пьеса геройлары – гап-гади авыл малайлары, аларның кызларга мөнәсәбәте дә берникадәр примитив һәм гади, шул ук вакытта саф һәм ихлас. Бу спектакльгә күңелле рух бирә, өлкәнрәк тамашачыларда сагыну-сагыш хисләрен уята. Пьеса автор тарафыннан заманга туры китереп бераз яңартылса да, рухы белән  барыбер язылган чорында калган.  Ул бүгенге гади һәм табигый хис-кичерешләрне чагылдыра, мәңгелек мәсьәләләр турында аңлаешлы итеп сөйли.

Кыскача эчтәлегенә килгәндә, төп герой – Әфләтүн, төнге клубта ди-джей булып эшли. Ул кызларның башын әйләндерергә бик оста, дусларының йөргән кызлары дип тормый, аларның кызларын бик тиз үзенә караткан, дус егетләре ялгыз калганнар. Әмма көннәрнең берендә (вакыйга шуннан башланып та китә) аның йөргән кызларының берсе Зөһрә үзенең авырлы булуы турында хәбәр итә. Бу хәбәр Әфләтүнгә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Ул әле югары белеме дә, торыр урыны да юк, ул тулай торакта яши, гомумән, ул өйләнергә әзер түгел. Һәм Әфләтүн үзенең сөйгәне Зөһрәгә баладан котылырга куша. Бу хакта дус егетләре ишетеп, исләре китә. Һәм җае да чыгып куя, алар Әфләтүнне “акылга утыртырга”, аннан үч алырга телиләр.

Егетләр Әфләтүнгә яңа елда шоу-программа әзерләргә ярдәм итәргә тиешләр. Шул форсаттан файдаланып, егетләр Әфләтүннең барлык таныш кызларына (ә ул кызлар кайчандыр бу егетләрнең үзләренеке булган) Яңа ел кичәсенә аның исеменнән чакыру җибәрәләр. Иң кызыгы шуннан соң башлана да инде. Кызлар сөенешеп кичәгә киләләр, әмма Әфләтүн аларны бар дип тә белми, аның яңа кызлар табасы килә. Ә егетләр (Хисмәт, Хикмәт, Хаммат) кызларны каршы алып, алар белән уртак тел табалар. Дөресрәге, алар үз бәхетләрен табалар. Әфләтүн исә берүзе кала. Әмма Яңа ел тылсымсыз буламени инде?! Ирада Тибальдовна (Әлфәтүннең арт-директоры) Зөһрәне дә кичәгә чакырган. 

 Бәйрәм азагында Әфләтүн үзенең ялгышканлыгын аңлап, Зөһрә белән бергә булырга теләвен аңлата. Һәм алар да парлашалар. 

 Спектакльдәге һәрбер сцена җыр-бию белән аралашып, күңелле биюләр белән алмашып бара. 
 

Режиссёр: