"Кичер мине, әнкәй!"

«Кичер мине, әнкәй!»

Әниле-уллы Миңзифа белән Миргаян икесе авылда гомер кичерәләр. Миргаянга 16 яшь. Ул компьютер уеннары, программалар төзү белән мавыга, әнисе аны кечкенәдән “Сак-Сок бәете”н җырлап үстергән, шуңа күрә Миргаян да әледән-әле шушы бәет юлларын кабатларга ярата. Аның төп хыялы да “Сак-Сок бәете”нә бәйле: шул исемдәге компьютер уены уйлап табып, аны Мәскәүгә җибәрү. Миргаянның хыялы турында белеп алган Гөлзирәк киңәше белән, Миргаян уйлап тапкан программасын Мәскәүдәге “Лец-гоу” компаниясенә җибәрә.

Ләкин Миргаянны мәктәптә дә, урамда да гел кыерсыталар, аның “әтисез” үсүе турында әледән-әле исенә төшереп торалар. Миргаянның мондый сүзләр ишетәсе килми, билгеле, шуңа күрә ул үзен кыерсытучылар белән сугышып, әле чалбарын, әле башка бер киемен ертып кайта, шул сәбәпле әнисе Миңзифадан әр ишетә. 

Миңзифа да гомере буе ялгыз яшәргә, кешедән нахак сүзләр ишетергә мәҗбүр. Миргаянның сыйныф җитәкчесе Сәмидә дә Миргаянның әтисез үсүе турында Миңзифаның исенә төшереп тора, әле бер, әле икенче сәбәп табып, Миңзифа янына Миргаяннан зарланырга килә. Имеш, ул мәктәп яны участогында эшләмичә, качкан. Имеш, ул хулиган, башкисәр булып үсә. Миңзифаның исә Миргаянга бер дә авыр сүз әйттерәсе килми, ул улына карата мондый мөнәсәбәтне авыр кичерә. 

Авыл тимерчесе Әбүбәкер исә гомере буе Миңзифаны яратып яши. Ул аңа өйләнергә тели, тик Миңзифа һаман сузып килә, әмма көннәрнең берендә Миргаян Әбүбәкергә бик авыр сүзләр әйтә, яшь егетләр шикелле, әнисе янына килеп йөрмәвен сорый.

Менә көннәрдән бер көнне Миргаянга Мәскәүдәге “Лец-гоу” компаниясеннән электрон хат килеп төшә. Анда аның программасы җиңеп чыгуы һәм Грантка откан акчаны алу өчен Миргаянны Мәскәүгә чакырып язылган була. Миргаян шатлыгыннан нишләргә дә белми, “өр-яңа йорт салабыз, умарта сатып алабыз, сарайны яңартабыз”, дип сөенә ул. Ләкин шул ук көнне Миңзифага да хат килеп төшә. Ул хат аның сеңлесе Дилфүзәдән булып чыга. Шушы хатны алгач, Миңзифа кайгыга чума, күңелсезләнүенең сәбәбен Миргаянга сиздерәсе килми. Миргаян да аптырашта, ул хәтта бу хакта дус кызы Гөлзирәк белән дә сөйләшеп ала. Һәм менә Миңзифаларга ире Имаметдин белән сеңлесе Дилфүзә кайтып төшәләр. Дилфүзә Миңзифа белән турыдан-туры сөйләшә: ул үзенең улын алып китәргә кайткан! 

Менә шушыннан соң Миргаянны Дилфүзә тапканлыгы, ә Миңзифаның аны тәрбияләп үстергәнлеге билгеле була. Шуннан бирле бер хәбәре булмаган Дилфүзәгә бала кирәк булган. Миңзифаның баланы бирәсе килми, Дилфүзә исә баланы үз ягына авыштыру өчен барысын да эшләргә риза. Машина ачкычын да Миргаян кулына тапшыра, аның күп суммада акча отканлыгын белеп алгач, Мәскәүгә бару өчен акча бирергә дә риза ул.  Акча оту хәбәрен ишетеп хәтта Миргаянның әтисе Кирам да авылга кайтып төшә.  Һәммәсе дә балага хокукларын даулый башлыйлар. 

Ләкин Миргаян акыллы егет булып чыга. Башта ул барысына да риза булган кебек, Дилфүзә белән китәргә ризалык бирә. Тик бер шарт куя: үз әтисе Кирам белән Дилфүзә өйләнешергә тиешләр! Зур акчага ия булу хыялы белән Дилфүзә белән Кирам бу шартка ризалашалар. Тик Миргаян акыллырак эш итә. Ул әле берсенең, әле икенчесенең кулына каеш тоттыра һәм үзенә сугарга куша. Дилфүзә белән Кирам аптырашта: “Ничек инде алар үз улларын кыйный алсыннар, ди?!” Миңзифа кулына каеш тоттыргач, ул елый-елый Миргаянны суккалый башлый, үзе исә такмаклый: “Менә монысы чалбарыңны ертып кайтканың өчен, монысы мәктәп бакчасыннан качканың өчен, монысы бәхетсез бала булганың өчен”, ди-ди суга ул аңа. Менә шулчак Миргаян аларга соңгы, кире каккысыз сүзен әйтә: “Тудырган ана түгел, тәрбияләп үстергән ана! Менә минем әнием, ул Миңзифа, ә менә монысы минем әтием, чөнки ул мине эшкә өйрәтте!” дип Миңзифа белән Әбүбәкерне үз ата-аналары дип игълан итә. 

Шулчак ишегалдына ашыга-кабалана Миргаянның сыйныф җитәкчесе Сәмидә килеп керә. Ул да буш эш белән йөрмәгән, Миргаянның акыллы, уйлап эш итүчән икәнлеген аңлаган укытучысы аңа Мәскәүгә бару өчен акча эзләп төрле инстанцияләргә чаба, ахыр чиктә барыбер теләгенә ирешә. Ул да Миргаянның чын ул, тәрбияле, акыллы егет булып үсеп җитүенә, киләчәктә мәктәп өчен файдалы кеше булачагына инана. 
 

Режиссёр: