“Светофорда кунакта”

“Светофорда кунакта”

Урман аланы. Шул урманда ике бертуган Куян балалары. Шаян белән Наян яшиләр. Алар шундый шук, сикерәләр, уйныйлар, чабалар, шул вакытта урманда үскән чебен гөмбәсен бәрдереп имгәтәләр. Аларның уйнаганнарын куаклар арасыннан урманда яшәүче Убырлы карчык карап торган була. Үзенең алардан ничек туйганлыгын һәм үзе кадерләп карап үстергән чебен гөмбәсен имгәткәннәре өчен ул куян балаларыннан үч алмакчы була һәм ул хәйлә уйлап таба: аларны алдап шәһәргә җибәреп, машинага таптатырга дигән фикергә килә, чөнки куян балалары юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр.

Ә Шаян белән Наянның һаман да үз дөньялары. Алар уйныйлар, шаяралар. Шулвакыт Убырлы карчык чыгып, аларны алдап Цирк карарга дип шәһәргә җибәрә. Самими, ышанучан Шаян белән Наян бик шатланышып моңа риза булалар һәм шәһәргә таба юл алалар. Убырлы: "Әгәр дә машинага ябышып барсагыз, бик тиз барып җитәрсез", дигән киңәш бирә. Шаян белән Наян машинага ябышалар һәм бу алар өчен бик зур ялгышлары булып чыга.

Шәһәргә җитәрәк машина туктап кала һәм Шаян белән Наян машинага бәрелеп үзләрен имгәтәләр. Аларга шул вакытта Шлагбаум ярдәмгә килә, юл йорү кагыйдәләрен өйрәтә, машинага ябышып йөрергә ярамаганлыгын аңлата. Шаян белән Наянга хәерле юл теләп шәһәргә таба озатып кала.

Шаян белән Наян шәһәргә килеп җитеп юл аша чыкмакчы булалар һәм тагын машина тәгәрмәче астына кермичә калалар. Ә хәзер инде аларга светофор ярдәмгә килә. Ә Убырлы карчык һаман да үч алмакчы. Шаян белән Наянны гаепли: тротуарда йөрмәүләрен, машиналар йөри торган юлда уйнауларын, трамвай артына тагылып йөрүләрен, автобусны ничек узарга кирәклеген белмәүләрен, хәтта юл аркылы чыгарга өйрәнмәүләре өчен дә.

Шулвакыт Светофор Шаян белән Наянны Убырлы карчыктан яклап тагын ярдәмгә килә, аларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә. Цирк карарга килүләрен белгәч, Шаян белән Наянны шәһәр белән таныштыра, зоопаркны күрсәтә, һәм Светофордан Шаян белән Наян канәгать калалар.
Убырлы карчык та үзенең гаебен аңлап, Шаян белән Шаяннан һәм Светофордан гафу үтенә. Үзенең да алар кебек кечкенә вакытта әйбәт кыз булуын искә төшерә, үзенең бүтән бервакытта да кешеләргә начарлык эшләмәячәген, усал булмаячагын, һәрвакыт ярдәм итәргә киләчәген әйтә. Шуннан соң аны Светофор да, Шаян белән Наян да гафу итәләр.

Шулай итеп, табигатьтә явыз Убырлы карчыклар юк. Явызлыкны да, яхшылыкны да без үзебез тудырабыз. Әйдәгез, табигатьне беркайчан да рәнҗетми, бер-беребезгә бары тик мәрхәмәтле, ягымлы, яхшы күңелле кешеләр булып калыйк, бары тик шул вакытта гына безгә дә әйбәтлек, изгелек белән җавап кайтарылыр һәм безнең барлык эшләгән гамәлләребез уңышлы булыр! Адымнарыбыз нык, юлларыбыз имин булыр!

Автор:
Режиссёр: