“Айрыз батыр”

“Айрыз батыр”

Урта гасырда бөек Казан-хан хакимлек иткән төрки угыз кабиләләре ханлыгы тынычлык сөюче ил буларак ныгый һәм чәчәк ата. Аларның ирекле тормыш итүләре караңгылык патшасы Тагавар һәм аның сихерче хатыны Карабикәгә тынгылык бирми. Тагавар ирекле халыкны Җир йөзеннән себереп түгәргә һәм мәңгелек караңгылыкка күмәргә хыяллана.

Аларның ниятләрен белеп алган Коркыт бабай (сказитель) Тагавар янына Тәңредән хәбәр белән килә. Ул тиздән Казан-ханның улы туачагын, аңа Айрыз, ягъни Айга тиң дип исем кушачакларын һәм батыр сугышчы булып җитлегеп, Караңгылык хакимлеген юк итәчәген әйтә. Ачуы чыккан Тагавар белән Карабикә Коркытны куып җибәрәләр, ә үзләре мәкерле план коралар: Казан ханны хәйлә белән кулга төшереп, зинданга ябарга!

Казан-хан караңгылык патшасына тоткынлыкка эләгә. Әмма караңгы көчләргә үзләренең мәкерле планнарын тормышка ашырырга насыйп булмый. Айрыз батыр сугышчы булып үсеп җитеп, үзенең сугышчылары белән бергәләп Казан-ханны тоткынлыктан азат итә. Ә инде соңыннан алар Кара көчләргә каршы бергәләп көрәшәләр һәм аларны юк итәләр.

Режиссёр:
Жанр: