"Керпе малае дуслар эзли"

"Керпе малае дуслар эзли"

Урман аланы. Менә йөгерешеп Куянкай белән Тиенкәй килеп керәләр. Алар төрлечә шаярышалар, көлешәләр. Һәм залга мөрәҗәгать итеп, үзләре белән таныштыралар.

Бүген без сезгә бер әкият сөйләячәкбез, ул бәләкәй керпе малае Көрән турында. Аның әтисе һәм әнисе бар. Бәләкәй керпе малае әни-әтиләре кебек үк энәле һәм ул чәнчи. Һәм шушы энәле тун аркасында ул бәлагә юлыга да инде. Һәм без сезгә шушы хакта сөйләрбез, юк, сөйләмибез, уйнап күрсәтәбез, дип Тиенкәй белән Куянкай кереп китәләр.

Аланда җырлый-җырлый Керпе пәйда була. Ул үзе гөмбә җыя, үзе гөмбәләр турында җыр җырлый.

Менә Тиенкәй белән Куянкай яңадан аланга чыгалар. Уен вакытында аларга өченче җәнлек кирәклеге ачыклана, шулчак аланда кечкенә керпе малае пәйда була. Алар өчәүләп уйный башлыйлар. Тик уен вакытында Көрән куян кызын чәнчи. Куянкай елап җибәрә, һәм Тиенкәй ачуыннан аңа китереп суга, аның да кулына энәләр кадала. Алар ачулары килеп, Көрәнне куып җибәрәләр.

Мескен Керпе малаена нишләргә инде? Ул өенә кайта да, әти-әнисенә үзенең энәле тунын салып атачагын белдерә. Әти-әниләре аңа төрлечә әйтеп карыйлар, ләкин Көрән аларны тыңламый, тунын салып атып, урман аланына китә. Куянкай белән Тиенкәй аны танымыйлар һәм мондый керпе булмый дип, үз яннарыннан куып җибәрәләр. Нишләргә инде? Урман аланы буйлап йөргәндә ул үзе кебек үк ялгыз Төлке малае Түләнтәйне очрата. Сүз иярә сүз чыга һәм бергәләп уйнап, алар дус булырга килешәләр. Түләнтәй Көрәнне үзләренә кунакка чакыра. Шулчак Түләнтәйнең әтисе Төлке кайтып керә һәм Көрәнне хәйләләп сөйләндерә-сөйләндерә, табага салып, төрле тәмләткечләр белән тәмләп, аны пешереп ашарга җыяна. Ә үзе улы Түләнтәйне мактый, миңа нинди симез керпе алып кайткан, ди. Түләнтәй әтисенең Көрәнне пешереп ашарга җыенганын күреп, ачуы чыга, ул Көрәнне куып чыгара, бар кач, ди. Ә Төлке исә малаен ачулана.

Шулчак урман аланында мылтыктан аткан тавышлар яңгырый. Тиенкәй белән Куянкай да, гомумән, барлык җәнлекләр анда-монда чабышып, кача башлыйлар, чөнки урманда аучылар йөри. Төлке белән Түләнтәй исә кая качарга белми торганда, алар янына Көрән килеп чыга һәм аларны үз өннәренә алып китеп яшерә, ә үзе энәле тунын киеп чыгып, этне чәчи, эт чинап качып китә.

Менә шулай итеп, Көрән дустын һәм аның әтисе тулкене үлемнән коткара. Шулай итеп, дуслык җиңеп чыга, һәм керпе малае көрән дә һәрвакыт энәле тунны киеп йөрергә кирәклегенә төшенәләр. Шул көннән башлап көрән тунын беркайчан да салмый, ди. Һәм хәзер аның дусты да бар – Түләнтәй. Дуслар булганда бик рәхәт икән бит.