Тормышым - театр

 Фирүзә Зинәтуллина

Аның исеме шарлавык белән бәйле. Әзербәйҗаннарда Фирүзә шарлавыгы турында бер риваять бар. Фирүзә исемле кыз биек кыядан сикергән дә шаулап торган шарлавыкка әверелгән. Кариев театры артисты Фирүзә Зинәтуллинаның әтисе әлеге риваятьне ишеткәннән соң кызына шул исемне кушкан. 

Шарлавыктай шаулап торган, җитез, үз ялкыны белән башкаларны да кабыза алган Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның быел юбилее. Шулай ук аның Кариев театрында эшләвенә дә чирек гасыр вакыт үткән. Бу уңайдан без артист белән әңгәмә кордык.

“Телем рус телендә ачылды”

Артистның балачагы бик ерак җирләрдә узган. Фирүзә апа – Пермь өлкәсе, Барда районы Күгия авылы кызы. Ул анда Шәрибҗан Ягъфәровның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туа. “Беренче авазны рус авылы Шабаркада салдым. Телем рус телендә ачылды, рус мәктәбендә укыдым, -  дип искә ала Фирүзә Зинәтуллина. - Гаиләдә без бары татарча гына сөйләшсәк тә, урамга чыгуга русчага күчә идек. Үсә-үсә ул сүзләр гаиләгә дә керә башлады. Әти-әни безнең белән татарча гына сөйләшә, русча бер сүз дә әйттерми иде.  Русча берәр сүз әйтсәк, “аңламыйм” дип җитдиләнәләр”. Барда татар районы булганга, артист кечкенәдән  радиодан татар җырларын тыңлап үсә, үзе дә җырлый.

Театрга мәхәббәт күп кешедә балачактан барлыкка килә. Фирүзә Зинәтуллинаны сәхнәгә Хәния исемле апасы әзерли. Ул авылга кайтып концертлар куйган, кичәләр үткәргән. Бию-җырдан кала, булачак артист мәктәптә гимнастика белән яратып шөгыльләнә. “5 яшемдә апам мине хореография училищесына укырга алып китәргә теләгән булган, әмма әни бирмәгән. Шулай да сәнгатькә тартылдым: мәдәни-масса секторы командиры идем. Гомумән, мәктәптә биедем дә, җырладым да, скетчлар да сөйләдем. Рус җырлары җырлый идек. Ул җырларны Казанга килгәч тә башкардым әле,” – дип искә ала ул.

Биюче, режиссер, артист

Театрга юл да җиңелләрдән булмаган. “10 сыйныфны тәмамлагач, мин Пермь Мәдәният училищесының хореография бүлегенә кергән идем.  Укырга кердем, тик укып бетермәдем – кияүгә чыктым. Шуннан Пермь мәдәният училищесын читтән торып укып, Халык театрының режиссеры дипломы да алдым. Бала үсә торды, мин сәнгать өлкәсенә беренче адымнарымны ясыйм. Районның мәдәният бүлегенә дипломымны тапшырырга дип килгәч, Казан театр училищесы студентлар кабул итә, дигән игъланга тап булдым. Шул вакыт “яшьрәк булсам, китәр идем” дип уйладым. Миңа ул вакытта 23 яшь, 5 яшьлек балам бар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Зәйнәп апа мине көчемне сынап карарга күндерде. 

Берничә көннән районыбызга Мәсгут Имашев кайтты. Русча нәрсә беләм, барысын да сөйләп бирдем. Мәсгүт Имашев: “Быел җыелган курстан аерылып тормыйсың, барысы да шундый кечкенә буйлы. Ә яшеңне әйтмә: 16 яшьлек кебек күренәсең”, диде дә мине канатландырып җибәрде. Ябык кына идем шул, чыбык инде менә. Казанга укырга китәргә карар кылдым. Киткәндә әти миннән сүз алды: “Укып бетерәм дисәң генә китәсең”, ди. Театр училищесында Әмир Камалиевка әтигә әйткән сүзләрне үк кабатларга туры килде. Барысын да ташлап балам янына кайтып китү теләге дә булмады түгел. Менә шул сүз бирү мине Казанда тотып калды.”

Гаиләдә алган татар телен Фирүзә Зинәтуллина Казанга килгәч камилләштерә. Шулай да элегрәк татар теле бәйле кыенлыкларга очрарга туры килә. Ул вакыйгаларны хәзер дә артист көлеп искә ала.

“Хәзер спектакль барышында өйрәнелгән текстны онытып җибәрсәм,  үземә яраклаштырып башка сүзләр белән әйтә алам. Ә училищега укырга килгәч татар теле минем өчен инглиз теле кебек иде. Мин аны ятлый идем. Шулай репетиция вакытында “Сихерче” спектаклен кабатлаганда мин бер сүзне онытып җибәрдем. Шуннан башкалары да истән чыкты. Ул вакытта текстның нәрсә турында икәнлеген дә аңламый идем әле. Аңламаган җирләрен мастердан сорый идек. Ә ул онытылган сүз һаман исемдә – ләгънәт.

Училищеда укыганда тагын бер хәл булды. Бер кыз бик матур киенеп театрга җыенды. Миңа карады да: “Мәзәкме?”- ди. Мин аны матурмы икәнен сорый дип торам. “Мәзәк!”- дидем мин дә. Бу кыз елый ук башлады! Аннары кызлар миңа мәзәкнең мәгънәсен аңлаттылар инде. Әмма соң иде  - ул көнне кызкаем өйдән дә чыкмады”.

Убырлы карчыкларым, Шүрәлеләремнән дә яхшыраклары юк 

Театрда чирек гасыр эшләү дәверендә Фирүзә Зинәтуллина алтмыштан артык рольдә уйнаган. Алар арасында күп өлешне әбиләр, Җенлебикә, Убырлы карчыклар алып тора икән. “Театрда эшләү дәверендә төрле рольләргә керергә туры килде. Шулар арасында бу рольне миңа  бирсәләр иде дигәннәре дә аз булмады. Артист кеше эчтән “мин барысын да булдырам” дип йөри бит. Минем гүзәлләрне, Кар кызларын уйнап карыйсым килә иде. Ахыр чиктә мин теләгемә ирештем,әмма аларны уйнау шундый кызыксыз булып тоелды. Убырлы карчыкларым, Шүрәлеләремнән дә яхшыраклары юк икән.  

Беренче уйнаган роль һәркемнең исендә каладыр ул. Студент вакытта «Тайгак кичү» спектаклендә уйнадым. Фәнис Кәлимуллин һәм Энҗе Камалиева баш рольләрдә, ә мин икенче составта идем. «Үп мине, Зәйтүнә» спектаклендә Зәйтүнә образын бар күңелемне биреп эшләгән идем. Герой башта ямьсез кыз була, аннан соң чибәрләнә.

Полковник Гөлсиринне үлеп яратам, чөнки мин анда рәхәтләнеп кыланам. «Ничек миллионер булырга?» спектаклендәге әби образы ошый. Анда 150 яшьлек карчыкны уйныйм. “Амазонка һәм Айдар”да төп героиня ролен башкарам. Андагы җырлар бик матур иде. Су анасы образы җанга якын. Аның аша кешеләргә, бигрәк тә балаларга, су буйларын пычратмагыз диясе килә.  

Актер пластилин кебек булырга, аннан режиссер нәрсәдер ясый алырга тиеш. Партнерлардан да күп нәрсә тора. Ул сиңа биргән  хисне син үстерергә тиешсең. Мин уйнаган партнерларымнан, Аллага шөкер, уңдым. 

Сәхнәдә кешенең эчке тормышы, халәте сизелә. Артист аны ничек кенә яшерергә теләсә дә тамашачыны алдап булмый. Яхшы кеше начарны уйный алмый. Ул кыланырга, акырырга мөмкин, ә күңелендә яхшы кеше булгач, усал булып күренми. Андый образлар уйланырга мәҗбүр итә. 

Мин үземне бик йомшак кеше дип уйлыйм. Ә миңа усал була торган рольләр бирәләр. Бер яктан ул яхшы да, чөнки сәхнәдә туйганчы кычкырасың, тузынасың да, эчтән җиңеләеп, бушанып каласың”. 

Кино

Фирүзә Зинәтуллина театр артисты буларак кына түгел, кино артисты һәм режиссер буларак та таныла. Кинода беренче тәҗрибәсе Р.Батулла әсәре буенча Фәрит Дәүләтшин режиссурасында “Бичаракай” фильмы була. Ул фильмнарны тавышландыруда да катнаша. Кино дөньясына мине Фәрит Дәүләтшин алып керде. Монтажда да утыра идем. Мин болай итәр идем, тегеләй итәр идем дип утыргач, әйдә үзең төшер, диде. Мин сиңа ярдәм итәм дигәч, “Гыйшый алмасы” кыска метражлы фильм төшердек. Үзем монтажладым. Ул фильм хәзер 6 фестивальдә катнашты. Һинд фестивалендә “кыска мерт” номинациясендә беренче урын алды.”

“Кинода, театрдан аермалы буларак, арттырырга ярамый, кашны гына да ялгыш селкетеп булмый. Ә театрда хисләрне күпертеп күрсәтергә кирәк. Кайвакыт бер үк спектакльдә уйнасаң да, яңа спектакль уйнаган кебек хис итәсең. Яңа тамашачылар, зал башка булырга мөмкин, күңел халәте үзгәрә. Яшь вакытта көн саен Камал театрына барып “Казан егетләре” спектаклен карый идек. Көн саен шул ук составта уйныйлар иде, тик көн саен яңа спектакль караган кебек карыйсың. Монда ясалмалык юк, бүген күңел халәтләре ничек, шулай уйныйлар. Без шул халәт үзгәрешләрен тою өчен театрга йөри идек.

Сәхнә ул - тере аралашу урыны. Шуңа эмоцияләр дулкыны сәхнәдән -тамашачылар залына һәм тамашачылардан сәхнәгә килергә тиеш. Ул булмаса спектакль килеп чыкмый. Актер буларак миңа тамашачыларның шул дулкынны җиткерүләре мөһим. Аннары мин аларга тагын да күбрәк бирәм”.

Премьера

Фирүзә Зинәтуллинаның юбилеена Кариев театры Владимир Гуркин пьесасы буенча “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакль-бенефисын тәкъдим итәчәк. “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектаклендә мин гади тормыш алып баручы авыл хатыны Надияне уйныйм. Хәзерге заман хатыннарының күбесе бөтен нәрсәне дә үзләре хәл итә. Минем герой да үзенең кечкенә отрядында - ире һәм балалары янында - Наполеон. Ул тәртипне кычкырып түгел, ә хәйлә белән урнаштыра. Мин аны бик бәхетле хатын дип уйлыйм. Аның яраткан ире бар. Әмма спектакль башында ул әле аның яраткан икәнлеген аңламый. Ахырдан гына, югалтам дигән фикер башына килгәч кенә моңа төшенә. Ул хатында үземне күрәм. Ринат Мирзахәсәновичка нәкъ менә шул спектакльне тәкъдим иткәне өчен рәхмәт. Минем андый булуымны күпләр күреп бетерми, шуңа күрә уйнавы да авыррак. Икенче яктан, бу бик гади пьеса. Тормыш турында. Тамашачылар аны караганнан соң “ничек матур итеп яшәп була икән!” дип уйлансыннар иде. Ызгышкан вакытларына хәтле күңелгә ятышлы бит! 

Тормышта җан дигән әйбер дә бар. Кеше гомер буе матурлыкка омтыла. Күгәрченнәр – шул матурлык билгесе. Минем өчен алар ирек билгесе дә. Шундый югарылыкта спектакль күрсәтәсе килә. Бу спектакль зур мәхәббәт турында. Гади тормыш, хатын-кызның үз бәхете өчен көрәшүе, мәхәббәтне саклау һәм кичерә белү...”

Театр – минем өем

“2000 елда әни үлде, ә 3-4 көннән миңа 32 яшь тулды. Әни үлгәннән соң мин тормышның мәгънәсен югалттым, кайтырга урын калмады. “Мин кемгә кирәк” дигән уйлар керә иде. Театрга кайтып нишлим дип тә уйладым. Тулай торакта бүлмәм “бомж оясы” булып калды. Әнине җирләдек, туган көн үтте, Казанга килдем. Ул вакытта “Кызлар йолдызлар”га әзерлек бара иде. Бүлмәмә керсәм, җыештырганнар, чәчәкләр куйганнар, “Фирүзә, туган көнең белән!” дип язу калдырганнар. Энҗе Камалиева белән Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар эшләгән. Шул вакыйгадан соң минем гаиләм монда икәнлеген аңладым, Казанда төпләнеп калдым. Шул вакытта күңелне юатырлык әлеге хәл булмаса,  Казаннан киткән булыр идем. Мине чәчәкләр һәм дусларым тотып калды...

Чыганак: "Сәхнә" журналы