Көтеп алган бәхет кадерле

«Мәхәббәт күгәрченнәре»

Һәр гаиләнең тарихында аеруча истәлекле, бәхетле вакыйгалар була: гаилә кору, беренче бала туу, өй туе... Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «гаиләсендә» бу арада нәкъ шундый зур бәйрәм: театр Петербург урамы, 55Б адресы буенча урнашкан яңа нигезгә күченде. Бу шатлыкны уртаклашырга дип журналистларны дә кунакка дәштеләр һәм «Мәхәббәт күгәрченнәре» премьерасы белән «сыйладылар».

Ишектән үк театр хезмәткәрләренең ихлас шатлык белән елмаюлары каршы алды килүчеләрне. Аңлашыла ки, ниһаять, үзләренең йортына тиенделәр бит! Ә йортлары матур! Кайчандыр бу бинада «Победа» кинотеатры, соңрак Офицерлар йорты булган. 2018 елның 26 апреленнән башлап бар күңелләрне җилкетүче, яшь буынны тәрбияләүче Г. Кариев исемендәге театр төпләнде биредә. Бинаның эче аклыктан, кояш яктысы төсле сары нурдан тора, зур тәрәзәләр, биек түшәм дөньяны иркенәйтеп җибәрә. Театр директоры Мансур Ярмиев сөенеп һәм горурланып актерларның грим, вокал, сәхнә киемнәре бүлмәләрен күрсәтеп, һәркайсы турында җентекләп сөйләп чыкты. Ахырдан театрның Кече залында матбугат конференциясе узды. Баш режиссер Ренат Әюпов һәм директор Мансур Ярмиев бина турында, ниятләре, эшләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләделәр, журналистларның үткен һәм кискен сорауларына да җавап бирделәр.

М.Ярмиев яңа бинага күчү мәсьәләсенең 2013 елдан бирле килүен искәртте. Татарстан республикасы хөкүмәте, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр үзәгендәге шушы бинаның театрга бирелүен, ә төзү-ремонт эшләренең 2015 елда башланганын әйтте. Ремонт һәм күчү мәшәкатьләре барлыгы 150 млн сумга төшкән. Әлбәттә, хәл ителмәгән мәсьәләләр әле бүген дә бар. Мәсәлән, сәхнә киемнәре бүлмәсе кечкенә булганлыктан, бөтен костюмнарны бергә сакларга урын җитми. Җәй көне костюмнарны Татар дәүләт курчак театры бинасында саклау хакында килешкәннәр. Элеккеге Офицерлар йортының янәшәдә урнашкан китапханә бинасын киләчәктә Г. Кариев исемендәге театр карамагына бирсеннәр иде дигән өметләре бар. Ул очракта берничә зур проблема (әле декорация цехы да урнашып җитмәгән) чишелер иде диләр. Ә хәзергә театр бинасында быелгы сезон өчен кирәкле костюмнар гына саклана.

Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, театрда билет бәяләренең сезон ахырынача элеккечә калуын, проектларны үзгәрешсез дәвам итәчәкләрен әйттеләр. Ә быелгы сезон 16 июльгә кадәр дәвам итә икән. Ләкин театр гадәти тәртиптән чыгып, җәен яңа проектка тотынмакчы була. Театр бинасы Туристлар маршрутына эләккәнгә күрә, башка милләт һәм төбәк кунаклары да татар театры белән танышсыннар өчен, көненә 3 тапкыр яртышар сәгатьлек спектакльләр куярга җыеналар. Үзләре өчен өстәмә мәшәкатьләр тудырса да, театр коллективы бу игелекле эшкә бик ихлас алынган. «Залда 15 кенә тамашачы утырса да, спектакль күрсәтеләчәк», – дип вәгъдә итте М. Ярмиев. Ә куелган план – 220 спектакль, 32 мең тамашачы, 2,5 млн сум акча җыю – театр электән үк үтәп килгән гамәлләр. Аларны дотацияләргә генә яшиләр дип беркем дә әйтә алмый. Ә бит республика башкаласындагы Г. Кариев исемендәге театрга да дәүләт тарафыннан нәкъ район үзәкләрендәге театрларга (Минзәлә, Әлмәт һ.б.) барлык спектакль куелышларына һәм хуҗалыкны алып барырга дип бирелгән кадәр үк – 1 млн сум акча бүленә икән. Җитәкчелек әйтүенчә, бер спектакльне кую – 400-500 мең сумга баса. Быелгы сезонда гына да 3 премьера («Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», «Саранлыктан дәва», «Мәхәббәт күгәрченнәре») тәкъдим ителүен искә алсак, мактарга урын бар шул.

Җитәкчеләрнең тагын бер горурлыгы: соңгы арада театрда хезмәт хакын арттыра алганнар, һәм бусы да – нигездә керем хисабыннан. Театр актив рәвештә төрле программаларда катнашып, грантлар да откан.

Режиссер Р. Әюпов репертуарда булган спектакльләрен яңа сәхнәгә җайлаштыруын сөйләде, киләчәктә яңа драматурглар һәм режиссерлар белән эшләргә хыяллануын әйтте: «Иске чабатаны яңа бинага сөйри алмыйбыз. Чегән тормышы белән яшәү туйдырды. Ниһаять, биналы-нигезле булдык. Монда безнең спектакль репетицияләре дә яңача булачак. Репертуар да үзгәрәчәк дип саныйм».

Пресс-конференциядән соң Зур залда «Мәхәббәт күгәрченнәре» спектакле күрсәтелде. Пьесаны татарчага Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән, ә сәхнәгә Ренат Әюпов куйган. 1981 елда Владимир Гуркин «Любовь и голуби» пьесасын яза, аны уңышлы гына «Современник» театрында уйныйлар. Владимир Меньшов, спектакльне күреп, фильм төшерергә хыяллана. Гуркин махсус фильм өчен сценарий яза, һәм 1984 елда фильмны төшерәләр. Экранга фильмны чыгармый азаплыйлар: янәсе, эчкечелекне пропагандалый, зәвыгы югалган режиссер гына мондый фильм төшерә ала һ.б. 1985 елда фильм экраннарга чыга, һәм халык тарафыннан яратып кабул ителә. Пьеса һәм сценарий нигезендә Гуркинның күршеләре тормышы ята. Автор хәтта аларның фамилияләрен дә үзгәртергә оныткан (ә тегеләре озак вакыт үпкәләп тә йөргәннәр). Тамашачы бүгенгечә фильмның ихласлыгына гашыйк, геройларда кайвакыт үзен, кайчак танышларын танып, тормышта да канатлы гыйбарәгә әйләнгән сүзләрне дә кулланып яши.

Бу көнне «Мәхәббәт күгәрченнәре»н караган тамашачы да әсәрне танып, эпизодларын исенә төшереп, җанланып карады. Пьесаны, әлбәттә, бераз заманчалаштырганнар, җырлар да кертеп җибәргәннәр. Ә иң кыйммәтлесе – актерлар чын күңелдән бирелеп, рәхәт бер җиңеллек белән уйнадылар. Алар эчләрендәге куанычны (премьера! Үз сәхнәләре!! Үз өйләрендә!!!) яшерә алмыйча, аны геройларына да күчергәннәр иде. Бу – спектакльгә аерым күтәренке рух кертте.

Ятим Апуш кебек кайда якты чырай – шунда сыенырга мәҗбүр булган 30 яшьлек театр гаиләсе – җитәкчелекнең иң зур горурлыгы икән. Чөнки коллективның бер генә әгъзасы да иң авыр елларда да театрны ташлап китмәгән, сынауларны бергә кичкәннәр. Шуңа күрә бүгенге сөенечле мизгелләр алар өчен аеруча кадерле. Яңа нигез бәрәкәтле, бәхетле булсын!

Чыганак: "Татарстан яшьләре"

Автор - Алсу Газтдинова