Батуллин Нурбәк Роберт улы

Батуллин Нурбәк Роберт улы

Балетмейстер

1988 елның 6 мартында Казан шәһәрендә туа.

2007 елда Казан хореография училищесын тәмамлый. 

2016 елда Санкт-Петербург шәhәрендәге Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтын тәмамлый.

2007- 2014 елларда Муса Җәлил исемендәге опера балет театрында эшли.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2016 елның июленнән эшли.

2017 елда Россия регионнарында эшләүче яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиясенә лаек була.

2018 елда заманча балет номинациясендә "Әлиф" хореографик спектакле өчен "Иң яхшы биюче" номинациясендә "Алтын битлек" милли театр премиясенә ия була.