Кариев театрын тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль тәкъдим итә

“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

2018 елның 20 маенда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында начар күрә торган кешеләргә һәм күзләре күрмәүчеләргә тифлокомментарий бирү юлы белән спектакль күрсәтеләчәк. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителү була. Тифлокомментарийлы беренче татарча спектакль итеп “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) сайланды. Бу әкият балалар өчен булса да, гаилә форматында эшләнгән сәхнә әсәре. Башлану вакыты – 14.00 (Петербург урамы, 55б йорты). Тифлокомментатор - Гөлүсә Закирова.

Әлеге проект татар телендә тифлокомментарий бирүнең беренче тәҗрибәсе булып тора. Ә бу үз чиратында Татарстанда әлеге юнәлешнең үсешенә мөһим адым. 

Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды  программасы кысаларында Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе,  «Татар-информ» мәгълүмати ярдәме белән тормышка ашырыла. 

Тифлокомментарий бирү – ул күз күрүе начар булган кешеләргә  предмет, тирәлек яисә хәрәкәтне сүзсез лаконик рәвештә тасвирлап бирү процессы. Сукыр кеше тифлокомментатор ярдәмендә үзе күрмәгән  визуаль образларны һәм хәрәкәтләрне аңлый ала. 
Тифлокомментарий бирү кебек яңа социаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекле күз күремле кешеләргә мәдәни һәм иҗтимагый тормышта катнашу, алар өчен яраклы форматларда мәдәнияткә якынаерга һәм булган мәгълүмати каршылыкларны үтәргә ярдәм итә.

Билетлар сатуда!