Беркем дə онытылмаган, бернəрсə дə онытылмаган!

Быел — Бөек Җиңүгә 73 ел. Кариев театры барчагызны да әлеге олы бәйрәм белән тәбрик итә! 

Бүгенге көндә инде сафлары сирәгәя барган сугыш, тыл ветераннарына без ныклы саулык, балалар,оныклар игелеге телибез. Безне — яшь буынны сөендереп озак яшәсеннәр! 

Бөек Ватан сугышы елларында илебез тынычлыгы өчен кан коеп, яу кырларында ятып калган һәм Бөек Җиңү яулап кайткан барлык якын туганнарыбызны, якташларыбызны хөрмәтләп искә алып барлыйбыз!  Бүгенге көндә исән бар сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү Бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык, озын гомер телибез! Безнең гомер, киләчәк буыннар гомере тыныч күкләр астында, тыныч хезмәттә, киләчәккә өмет белән үтсен! 

Күкләребез аяз, ил-көннәребез имин булсын!